ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2016 елның гыйнвар-декабрь айларында федераль бюджет үтәлешенең алдан санаулар буенча төп күрсәткечләре түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме -  13 459 500,5 млн. сум ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең тулы күләменнән 100,7% тәшкил итә;

- чыгымнар үтәлеше - 16 426 798,5  млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының тулы күләменнән, расланган росписьтән 98,7% тәшкил итә.

дефицит (кытлык күләме) (-) 2 967 298,0 млн. сум.

Хисап тотылучы вакыт эчендә федераль бюджетның кытлыгын эчке һәм тышкы финанслау чыганаклары сальдосы 2 924 499,8 млн. сум һәм 42 798,2 млн. сум тәшкил итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгак коллегиясендә катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды. 

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБ илләрендә Боинг компаниясе президенты Сергей Владимирович Кравченко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Татарстан делегациясе белән "Боинг"ның ике эре предприятиесендә булуы турында искәртте, анда заводлар эшчәнлеге һәм нәтиҗәле эшләү принциплары белән таныштылар. 

Бүген Казанда Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Коллегия эшендә  Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов,  Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең 2016 елда ведомство органнары эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2017 елга актуаль бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсе башлыгы урынбасары Александр Корсунов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм мунициципаль берәмлекләре прокурорлары катнашты. 


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Үзәк Банкының сумның волантлыгын киметү өчен базардагы эш гамәлләре вакыт белән чикләнгән һәм 1-2 елдан артыкка сузылмыячак, дип белдерде Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов. 

"Резервларны формалаштырып, без, бер уңайдан, үзебезнең резерв фондларында чит ил валютасын җыеп барачакбыз. Бу сум курсын тотрыкландырырга һәм аның кирәгеннән тыш катып китүеннән иминиятләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу берникадәр вакыт дәвам итәчәк дип өметләнәбез. Бу гел шулай булыр дип уйларга кирәкми, бу нәкъ констракция шикелле үк. Без экспортерларга ярдәм итәргә, бер-ике елга, моннан да артыграк түгел, ниндидер тотрыклык бирергә тиеш", - дип хәбәр итте Шувалов әфәнде.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе федераль бюджетының кытлыгы 2016 елда 2,97 триллион сум тәшкил итте, бу Тулай Төбәк Продукты күләменең 3,5 процентына тәңгәл, диелә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтында.

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының якынча алдан санаулары буенча, бюджет керемнәре 13,46 триллион сум тәшкил итте (ягъни расланган ел планының 100,7%), чыгымнары - 16,43 триллион сум (ел планының 100,1%). Шулай итеп, ктлык күләме 2,967 триллион сум тәшкил итте. Гыйнвар-декабрь айларында беренчел кытлык 2,346 триллион сум тәшкил итте, ягъни Тулай төбәк продуктының 2,8%. 


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Владимир Владимирович Путин Россия Федерациясе икътисады үсеше өчен яңа стимуллар кирәклеге турында белдерде. Россия Федерациясе икътисадында уңай тренд әлегә тотрыклы түгел, аңа ярдәм күрсәтергә кирәк, дип фикерли Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Дәүләт Думасының язгы утырышында ук яңа бюджет тәртибен расларга тәкъдим итә, дип белдерде финанс базарлары буенча дәүләт Думасы комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков.

Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов узган елның ноябрь ахырында яңа бюджет кагыйдәсе күрсәткечләре буенча карар 2018 елда гына кабул ителәчәк дигән иде.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы 2017кысаларындагы сессияләр һәм дискуссияләрдә катнаша.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар).

Рөстәм Миңнеханов "Стратегик яңарыш: Цифрлы икътисад киләчәге" (Congress Centre, Aspen 1) сессиясендщ катнашты, анда цифрлы икътисад үзгәрүенә ярдәм итүче төп этәргечләр турында, шул үзгәрешләргә яңа лидерлар ничек әзерләнергә тиеш булуы турында сүз барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International