Бу елларда “Бердәм Россия” актив катнашучы һәм күбесенчә үзгәрешләр локомотивы булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясендә белдерде.
Конференция барышында Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты кандидаты итеп сайланды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казандагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс категориясендә XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген “Шәхси гигиена кирәк-яраклары” категориясе (“Нәфис” КТ), “Чәй” (Орими Трейд” ҖЧҖ), “Дезинфекцияләүче чаралар” («Дельрус Дез» СЙ ҖЧҖ), “Чемпионатның мәдәни чаралары” (“Колизей хзәге” ҖЧҖ) категорияләре буенча яңа партнерлар билгеләнде.
2015 елның 3 июлендә Россия Финанслар министрлыгында Евразиянең Тотрыкландыру һәм үсеш фонды Советының егемрменче утырышы узды (моңа кадәр ул ЕврАзЭСның кризиска каршы фонды дип атала иде).
Россия Финанслар министрлыгы 2015 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр Резерв фондның һәм милли байлык фондының акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Катнашучылар игътибарына Эш төркеменең җитәкчесе, Икътисади белгечләр төркеме җитәкчесе Евсей Томович Гурвичның “Бюджет рисклары: ачыклау, булдырмау һәм саклану” исемле доклады тәкъдим ителде.
Үз чыгышында Евсей Гурвич Россия икътисады киң колачлы һәм төрле школарга дучар дип белдерде.
Ирландиягә визитның төп максатларының берсе - инновацияләр һәм венчур үсеше өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән танышу. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Дублинда Ирландия эшлекле даирәләре белән очрашуында белдерде.
Татарстан Республикасында 2015 ел программасы кысаларында барлык 999 күп фатирлы йортта да капиталь ремонт башланды. Капиталь ремонт эшләре 242 күп фатирлы йортта тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.