Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.
Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.
Татарстанда формалашкан җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады, һәм республика җитәкчелеге аны реформалауны кирәксез дип саный. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында белдерде. Утырышны Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.