ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде. Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.


13
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2015 ел Су спорт төрләре буенча ФИНА 16 нчы чемпионатының милли партнерлары белән ниятләр турында килешүләрне имзалау тантанасы уздырылды. «Автомобильләр» («АВТОВАЗ» ААҖ), «Банклар» («АК БАРС» БАНК), «Халыкара товарлар китереп тору» («Шенкер» ЯАҖ), «Вирустан яклау» («Касперский лабораториясе» ЯАҖ), «Таможня операцияләре кылу буенча хезмәт күрсәтүләр» («Система.Ит» ҖЧҖ) категорияләрендә партнерлар билгеләнде.


12
декабрь, 2014 ел
җомга
2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы ситуацияне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашты.

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлык үсеше турындагы өч яклы килешү имзаланды.

Килешүне имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты, республиканың Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм Татарстан Пофсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова имзаларын куйдылар.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Банкларга Милли Байлык фондының 10% кадәр күләме бүленүе турында закон проектын эшләп чыгарган.

9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Ул 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы һәм Үзәк Банкы эре дәүләт компанияләренең Директорлар советында дәүләт вәкилләре аша экспортерлар сәясәтенә тәэсир итәргә ниятли, диелгән Үзәк Банкның пресс-релизында.  

Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне уздырыла. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында уза.


6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ Директорлар советы, шулай ук «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырышта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, «Махсус икътисадый зоналар» ААҖ генераль директоры Виталий Милявский, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов, «Иннополис университеты» АКО директоры Дмитрий Кондратьев, «Иннополис Университеты» АКО ректоры Александр Тормасов, «Иннополис» СҖТ МИЗ » генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International