ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда Россия Федерациясе финанслар министрлыгы һәм Идл буе Федераль округы субъектларының финанс органнары җитәкчеләре катнашында "Дәүләт (муниципаль) финанслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмә уза.
Казанда 15 апрельдән 18 апрельгә хәтле "Бармак очларында дөнья" исемле начар күрүче һәм сукыр балаларның Идел буе районы буенча иҗат фестивале узды. Фестивальдә Идел буеның 14 махсус  (коррекцион) мәктәп-интернатыннан 140 бала катнашты. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаменты хезмәткәрләре битараф калмыйча, үзләренең шефлыкка алынган Лаеш интернатында тәрбияләнәче балаларга ярдәм күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты директоры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның ТР Совет Президиумы әгъзалары белән очрашуында катнашты.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Федераль бюджетның иң күп чыгымнарын исәпләнүне үхгәртергә мөмкин. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы бюджет кагыйдәсен кырыслатырга тәкъдим итә. Үзгәрешләр кытлыкны финанслау чыганакларын бәяләүдә чыгымнарның чиген ачыклау һәм дивидендлар һәм нефть һәм газ компанияләрен нефть һәм газ керемнәренә кагыла, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгының макроикътисади фаразы бюджетның кителү мөмкинлеген киметү өчен тагы да консервативрак булырга тиеш, дип саный Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Төбәкләр Россия Президентының "май карарларын" тормышка ашыра алмау сәбәбе булып акча җитмәү генә тормый икән, өстәвенә алар Финанслар министрлыгы белән уртак фикергә килә алмыйлар икән. Бу турыда бүген узган Дәүләт Думасы утырышында РФ Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова хәбәр итте.

2014 елның 18 апрелендә Казанда Дәүләт һәм муниципаль финанслары белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова  ТР Президент Аппараты Кама Тамагында  оештырган җирле үзидарә өлкәсендә көн кадагына сугучы мәсьәләләргә багышланган  семинар-киңәшмәдә катнашты. 

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 15 апрелендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының "2013 елда федераль бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында һәм 2014 елда Россия Федерацияcенең финанс системасы органнары каршында торган максатлар турында" Киңәйтелгән коллегия утырышы уза. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International