ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанслар министрлыгы нефть табу өлкәсендә аерым проектларны финанс нәтиҗәләре буенча салым салуга күчерү мөмкинлеге турында әлегә карар кабул итмәде, фикер алышулар дәвам итә, практикада әле кулланыш юк, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы РФ Салым Кодексына салым агентлыкларының бюджетка кертелүче физик затлар кеременә салым суммасының үз вакытында һәм тулы күләмдә түләү буенча җаваплыгыгын арттыручы үзгәрешләр әзерләгән.

РФ Хөкүмәте Россия компания хуҗаларына түгел, ә компанияләрнең үзенә ярдәм итәргә уйлый, дип белдерде Россия финанслар министры Антон Силуанов.

Халыкара Валюта фонды Россиягә Украинадагы структур реформа программасын эшләп чыгаруда катнашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов. Әлеге программаны тормышка ашыру Халыкара Валюта Фондыннан Украинага кредит бирү өчен шарт булып торачак.

Силуанов хәбәр иткәнчә, Россия әлегә реформа программаларын эшләп чыгаруда катнашмый.

РФ Хөкүмәте бер-ике атна эчендә Кырым һәм Севастопольнең яңа салым системасы ничек эшлиячәген ачыклыячак.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Финанслар министрлыгы Ипотекага торак алуны кредитлаштыру агентлыгын социаль ипотекага юнәлдерү мөмкинлеген уртага салып тикшерергә тәкдим итә, дип белдерде журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев, агентлыкны тикшерү нәтиҗәләре буенча генераль прокуратура хатын комментарияләп.
2018 елга кадәр Татарстан Республикасында Җәмәгать (дәүләт һәм муниципаль) финанслары белән идарә итү нәтиҗәлелеген үстерү программасы расланды. Әлеге программа Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декаберннән 2593-р санлы карарында әйтеп үтелгән тәкъдимнәрен күздә тотып эшләп чыгарылды.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
РФ Финанслар министрлыгы 2015-2017 елларга перспективада салым йөкләнмәләрен арттырырга планлаштырмый, дип белдерде РСПП салым конференциясендә чыгышы вактытында финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
Россия үтә кәренмәлекне арттыру өлкәсендә Голландия белән ике тапкыр салым салуны булдырмау буенча килешүне яңадан тикшерергә әзер, дип белдерде финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
РФ Финанслар министрлыгы әкеренләп, берничә ел дәвамында киметү юлы аша физик затларның милкенә салымга ташламаларны бетерергә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим 2015-2017 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләре проектында теркәләчәк, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов, РСПП салым конференциясендә чыгышы вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International