ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеме һәм энергетика оешмалары белән бюджетка кертелүче табышка салымның 2013 елда кимүе сәбәпләрен тикшерү буенча киңәшмә узды.  
Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда якынча 13 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, быел республиканың Югары Ослан районында урнашачак яңа Иннополис шәһәре территориясендә 16 торак йорт, 40 мең кв. м. мәйданга ия технопарк, IT-университет биналары комплексы (уку, тикшеренүләр уздыру, торак, спорт корпуслары), транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының күп санлы объектларын төзү планлаштырыла. Быел Иннополис территориясендә 200 мең кв.м га якын күчемсез милек файдалануга тапшырылыр һәм Иннополис үзендә яшәргә килүчеләрнең беренчеләрен 2014 нче ел азагында ук каршы алыр, дип фаразлана.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 23 километрга сузылган су белән тәэминат челтәре, шулай ук су алу җайланмасы, заманча чистарту корылмалары төзелеше көтелә. Моннан тыш, шәһәрне җылылык, электр энергиясе, явым-төшем канализацияләре белән тәэмин итәргә кирәк, ди министр. Аның әйтүенчә, боларның һәммәсен эшләр өчен генераль план эшләнгән.

Бүген Чаллыда “КАМАЗ” һәм “ZF-Кама” немец концерны уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, ZF Friedrichshafen AG концерны башлыгы, доктор Штефан Зоммер, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнашты.

«ZF-Кама» уртак предприятиесе - «КАМАЗ»да чит ил компаниясе катнашында төзелгән һәм аның сәүдә маркасы белән продукция чыгаручы беренче производство. Предприятие 2005 елның гыйнварында төзелгән һәм хәзерге вакытта 9- һәм 16-басмалы механик тапшыру тартмалары җитештерә. Продукцияне төп кулланучы – «КАМАЗ» ААҖ (95%тан артык), 2012 елда «АЗ Урал» ААҖ һәм Россиядәге MAN өчен трансмиссияләр җитештерү башланды. 2016 елда «МАЗ» ААҖ өчен механик тапшыру тартмалары җитештерү планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцария Давосына килде, ул анда Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.


Форум кысаларында Татарстан Президенты бөтендөньяның эре компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак. Очрашулар барышында, аерым алганда, чит ил компанияләренең республикада төзелеп килүче Иннополис һәм «Смарт Сити Казан»да катнашу мөмкинлекләре буенча фикер алышулар күз алдында тотыла

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне пленар утырышта РФ Салым кодексына салым исәбен җиңеләйтү турында Хөкүмәт әзерләгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Закон проекты Финанслар министрлыгы тарафыннан РФ Президенты Юлламасы нигезендә эшләп чыгарылган.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы, 2014 елда беренче утырышы узды. Утырышта 2012-2014 елларга Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының коррупциягә каршы тору программасының 2013 елда үтәлеше тикшерелде, шулай ук 2014 елга Комиссия эшчәнлегенең планы расланды. Утырышны Комиссия рәисе, ТР Финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин уздырды.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Ватан сәнәгате өчен мөһим булган "Росатом" проектларына Милли Байлык Фонды хисабына ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов "Россия1" каналында узган "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында хәбәр итте.
2014 елда инфляция биш процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Әлеге фаразны бүген РФ Финанслар министры Антон Силуанов "Россия1" каналында узган "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында хәбәр итте.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Гади халыкка салымнарны исәпләргә ярдәм итәчәк салым киңәшчеләре институтын булдыру идеясе төпле тикшерүне, уйлануны таләп итә, дип белдерде РФ Финанслар министры рынбасары Сергей Шаталов. 
17 декабрь көнне Ольга Калашникова рәсилегендә узган Республика комитетының IX утырышында ТР Дәүләт Советының профсоюз берләшмәсе, ТР Финанслар министрлыгының профсоюз берләшмәсе, социаль-хезмәт хокукларны яклау буенча һәм профсоюз әгъзаларының хокукларын яклау буенча Татарстанстат профсоюз берләшмәсе эшчәнлеге турында нотыклар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International