Россиянең Финанслар министрлыгы үз бюджетларының керем өлешен формалаштыру буенча авырлыклар кичерүче россиянең төбәкләренә финанс ярдәмен арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән, дип хәбәр итте Финанслар минситрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов 2014-2016 елларга РФ Федераль бюджеты проекты буенча РФ Президентында узган киңәшмәдә.
"Россия Федерациясенең кайбер субъектларының бюджет әзерләве бездә берникадәр тынычсызлык тудыра. Табышка керем кимегән бүгенге шартларда, субъектларның күбесе бюджетны баланслаштыру буенча кыенлыклар кичерә. Шушы сәбәпле без регионнарга финанс ярдәмен арттыру буенча, шулай ук аларның керем базасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләдек", - диде министр.
Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Президиум утырышы темасы - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инновацияләр кертү. РФ Хөкүмәте Рәисе әлеге өлкәне инвестицион яктан кызыклы ясарга өндәде, Дмитрий Медведев фикеренчә, бу өлкәдә федерация субъектлары җитәкчелеге төп рольне уйный.