ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Россиядә Малайзиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зәйнел Абидин Омар җитәкчелегендәге Малайзия делегациясе белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 форумы кысаларында очрашты.

ТР Президенты Малайзиянең Азия Көньяк-Көнчыгышы илләле арасындагы иң динамикалы рәвештә үсеп баручы ил икәнен билгеләп үтте. "Без Россия-Малайзия багланышлары кысаларында Малайзия белән безнең республика арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне югары бәялибез," - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Ул Малайзия җитәкчелегенә 2013 елның январендә Татарстан Президенты җитәкчелегендә ТР делегациясе визиты барышында Татарстанга карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеген берничә эре проектны гамәлгә ашырулары белән котлады, шулар арасында "Иксәндәр" МИЗ проектын оештыру белән дә.
Бүген Столбищи бистәсе янәшәсендә киләчәк шәһәре “СМАРТ Сити” төзелешенә рәсми рәвештә старт бирелде. Чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федерация советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, “СМАРТ Сити Казан” проектының баш архитекторы, AJM Planning Design Group җитәкчесе Норлиза Хашим, Tatastan Gulf Investment Companу җитәкчесе Халед Әл Джассим, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Линар Якупов, Россия һәм чит илләр инвесторлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һ.б. катнашты. Рөстәм Миңнеханов, Норлиза Хашим, Ильяс Умаханов һәм Халед Әл Джассим киләчәк шәһәренең икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонаны символлаштырылган нигез ташларына капсуллар салды. Дүрт капсулның һәрберсенә әлеге “акыллы шәһәр”дә яшәячәк, укыячак, иҗат итәчәк халыкка мөрәҗәгать юлланган.

PricewaterhouseCoopers компаниясе берничә проект буенча Татарстанның элеккеге һәм ышанычлы партнеры булып тора, әмма хезмәттәшлек потенциалы әле тулысынча гамәлгә ашырылмаган. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министр Илдар Халиков Россиядә PwC идарәче партнеры Дэвид Грей белән очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, КФУның икътисади һәм стратегик үсеше буенча проректоры Марат Сәфиуллин катнашты.

Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.

Эшлекле ашта чит ил бизнесы, дәүләт хакимияте вәкилләре, экспертлар катнашты.

Форум кунакларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit форумын эшмәкәрләр очрашуына бик әйбәт мөмкинлек икәнен билгеләп үтте.

РФ Финанслар министрлыгы тиешле закон нормаларын кабул иткәннән соң, киләчәктә банклар эчке базарларында ипотке портфелләрен генә секьюритизирлап калмас дип ышана. Бу турыда РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев "ВТБ Капитал" оештырган "Россия чакыра!" форумында чыгышы барышында хәбәр итте.

Россия Хокукында махсус финанс җәмәгатьчелеге дигән яңа аңлатма кертүче закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде һәм бүген икенче укылышка әзерләнә диде ул.  


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның сигез ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм октябрьгә, быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, компаниянең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.

1 октябрьдә халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү уңаеннан, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы министрлык пенсионерлары өчен Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты белән бәйле булган тарихи урыннарга баруны оештырды.  
 Мәскәүнең финанлар Департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Елена зяббарова ведомство җитәкчесе итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең финанслар Департаментына эшкә алынганчы Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары булып эшли иде.

Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президиум утырышы темасы - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инновацияләр кертү. РФ Хөкүмәте Рәисе әлеге өлкәне инвестицион яктан кызыклы ясарга өндәде, Дмитрий Медведев фикеренчә, бу өлкәдә федерация субъектлары җитәкчелеге төп рольне уйный.

"Әлегә бу өлкә югары дәрәҗәдә инвестицион яктан кызыклы түгел, әмма, гомумән, ул шундый булырга тиеш.  Дөнья базарларында ни булса да, нинди генә кризислар барлыкка килсә дә, торак-комуналь хуҗалык үсәчәк, яшиячәк, һәм бу яктан ул кызыклы",  — дип әйтте Д.Медведев.

Дәүләт Думасына кертелергә әзерләнүче 2014-2016 елларга федераль бюджет проектында РФ Президентының май указларын тормышка ашыру өчен 2,1 трлн. сум акча каралган, дип хәбәр итте Россия Финанслар министры Антон Силуанов дүшәмбе көнне дәүләт җитәкчесендә узган киңәшмәдә.

"Владимир Владимирович, шуның турыда әйтәсем килә, 7 май указларын тормышка ашыру өчен барлык чаралар да тулы күләмдә исәпләнде. Өч елдагы вакытка акча суммасы 2,1 трлн. сумнан артык", - диде Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International