ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2013 ел
дүшәмбе
2012 елның 1 гыйнварына россия компанияләренә базарлы булмаган шартларда үзара бәйле затларга бирелгән кредитлар, шул вактыттан шартлары үзгәрмәгән булса, трансферт контроленә эләкмиячәк, диде РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  TELMONDIS Франция компанисе җитәкчелеге белән очрашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. Telmondis компаниясенән президенты Антуан Персе (Antoine Perset), техник директоры Пьерр Колле (Pierre Collet), идарә итүче директоры Денис Морльер (Denis Morliere) булды.

Россия Кипрның әҗәт мәсьәләсен хәл итүдә катнашу мөмкинлеген өсәмә рәвештә тикшерәчәк, дпи хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов . "Без Евросоюз илләре белән бергә, Кипр ягы белән Кипрга ярдәм күрсәтү буенча килешелгән чаралар кабул итү турында сөйләштек.

16
март, 2013 ел
шимбә
2013 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасының чыгымнарын конкурс алымы белән бүлү системасын формалаштыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. 

15
март, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Хөкүмәте әгъзаларының Татарстанның профсоюзлар активы белән гадәттәгечә ел саен була торган очрашуы узды. Әлеге чара Хезмәт сараенда (Казан,Мөштәри ур.) булды, анда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Үзенең чыгышында Илдар Халиков 2012елда республика социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләренә тукталды. Аның әйтүенчә, ТРда хезмәт җитештерүчәнлеге узган елда 2011 ел белән чагыштырганда 6,4% ка арткан.

РФ Кипрга россия бенефициарлары турында мәгълүматны ачу буенча чаралар күрергә тәкъдим итә, шушы шартларны үтәү һәм утрау дәүләтенә финанс ярдәм кәрсәтү мөмкинлеге бәйле булу турында сөйләшүләр уздырылачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Моңа без дә кызыксынулы. Кипрга безнең команияләр эше турыда мәгълүматны ачу буенча чаралар кабул итүне таләп итәчәкбез", - диде А.Силуанов җомга көнне журналистларга.

РФ Финанслар министрлыгы агымдагы елның федераль бюджетына ятим балаларга ярдәм күләмен арттыру кирәклеге сәбәпле һәм дәүләт әҗәтен өчен экономияне истә тотып үзгәрешләр кертә. Бу турыда журналистларга  РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко хәбәр итте.  
2013 елда РФ бюджеты дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштырудан керергә тиеш булган  керемнәрне планлаштырылганнан 350 млрд. сум күләмендә җыеп алмаска мөмкин, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко.
2013 елда федераль бюджет 130 млрд. сумга нефтегаздан булмаган керемнәрне җыеп алмаска мөмкин, шулай ук хосусыйлаштырудан 350 млрд. сумга якын керем кермиячәк. Нәкъ менә болар РФ премьер-министры Дмитрий Медведевта узган киңәшмәгә сәбәп булды, дип белдерде РФ финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко. 

2014-2015 елларга хосусыйлаштыруга билгеләнгән кайбер компанияләр, алданрак хосусыйлаштырылырга мөмкин, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Бәлки, безгә быел хосусыйлаштырылырга тиеш булган предприятиеләр исемлеген яңадан карарга кирәк булыр, бу чара 2014-2015 елларда хосусыйлаштырырга планлаштырган предприятиеләрнең бу чара вакытын тизләтер", - диде А.Силунов җомга көнне журналистларга.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International