ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2013 ел
җомга

Россия Белоруссиягә $2 млрд күләмендә кредит бирү мәсьәләсен тикшерә.

"Мондый мәсьәлә чыннан да бар", - дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.

"Безнең җитәкчеләребез (Россия һәм Белоруссиянеке - ИФ) бу мәсьәләне тикшерә", - дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, ул Белоруссиянең узган елда $2,5 млрд күләмендә хосусыйлаштыру сделкалары буенча чаралар күрергә тиеш булганлыгы турында искәртте, әмма бу эшләнмәгән иде.

"Әгәр дә быел Белоруссия әлеге суммага мөлкәтен сата алса, кредитның кирәге булмыячак", - дип ассызыклады А.Силуанов.

РФ нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 апреленнән 19,1 долларга - 401,5 доллрга хәтле кимергә мөмкин, нефть өлкәсендә салым салынуның "60-66" режимы буенча уртача мониторинг бәясе һәм эксопрт пошлинасын санау формуласы буенча шулай чыга. Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен 420,6 тәшкил итә.

"Прайм" агентлыгына РФ Финанслар министры белгече Александр Сакович белдергәнчә, 2013 елның 15 февраленнән 2013 елның 14 мартына хәтле вакыт аралыгында уртача бәя баррель өчен 110,01625 доллар тәшкил итте.  

Нефть һәм нефтепродуктларга экспорт пошлиналарын агымдагы елның апреленнән РФ Хөкүмәте Карары белән расланудан туктатылачак, дип хәбәр итте финанс министрлыгы белгече Александр Сакович.

"Таможня тарифлары турында закон нигезендә, апрельдән нефть һәм нефтепродуктларга таможня пошлинасы ставкаларын билгеләүче РФ Хакимияте Карары чыкмыячак", - диде ул.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

РФ финанслар министры Антон Силуанов пәнҗешәмбе көнне Хакимият утырышында сопртны үстерү буенча федераль максатчан программа вакыты узгач, яңа программа эшләмичә, барлык чараларны спортны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырырга тәкъдим итте.

 


13
март, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар-февраль аенда республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2013 елның мартында көтелүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
РФ Финанслар министры агымдагы елның 1 августына хәтле дәүләти булмаган пенсион фондларының оештыру-хокукый формасын үзгәртү буенча тәкъдимнәрен кертергә тиеш. Бу турыда РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев, Берләштерелгән Халыкара пенсион конгресста чыгышы вакытында хәбәр итте.

Россия Банкы рәисе итеп Эльвиры Набиуллинаны билгеләсәләр, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте йомшармыячак, дип белдерде үз фаразын РФ финанслар министры Антон Силуанов. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.  

"Ниндидер йомшаруны көтәргә кирәми. Әлбәттә, акча-кредит сәясәте алып барганда Үзәк банк бәйсезлеген саклып калачак", - дип Владимир Путинның үзәк Банк башлыгы урынына Эльвира Нәбиуллина  тәкъдиме турында үз фикерен белдерде.


11
март, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Россия Федерациясе Финанслар минситрлыгының интернет челтәрендәге рәсми битендә "Дәүләт финанслары белән идарә итү" Россия Федерациясенең дәүләт программасы урнаштырылды.

9
март, 2013 ел
шимбә
Бүгенгә Татарстанда 595,3 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу - еллык биремнең 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (РОССТАТ) 2013 нче елның гыйнварына торакны сафка бастыру буенча нәтиҗәләр ясаган. ТР 381,1 мең кв.м күләме белән РФ һәм Идел буе федераль округында торакны сафка бастыру буенча 1 нче урын яулаган.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика усеше” дәүләт программасын хуплады, ул 2020 елга кадәр исәпләнгән.  Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы (Мәскәү) эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул кыскача әлеге тема буенча республикада башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Энергия нәтиҗәлелеге сәясәтен гамәлгә ашыру – безнең өчен иң мөһиме, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без бу эшне 15 ел элек башлаган идек инде. 1998 елны Татарстан Республикасында  “Энергияне сак тоту турында” закон кабул ителде, 2012 елны аңа үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International