ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Юрий Чиханчин эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында Юрий Чиханчинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
ТР Хөкүмәт йортында,ТР Президентының эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Юрий Чиханчин әңгәмә кордылар. Алар милли иминлеккә куркыныч янаучы төп чыганакларның берсе буларак террорчылыкны финанслауга каршы көрәш чаралары буенча фикер алыштылар.
Дәүләтебез мәҗбүри пенсион җыелмаларына һәм үзе теләп түләүләрне саклап калуның гарантия системасын эшләп чыгарырга ниятли. Бу турыда РФ Финанслар урынбасары Алексей Моисеев "Известия" газетасына сөйләде.  Шулай ук пенсион җыелмаларны инфляциядән саклап калып булырмы, Россия халкына акчасыз картлыктан ничек сакланырга турыда сүз барды.
Platts  һәм Argus котиров агентлыклар белдерүенчә, Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2013 елның февралендә барреле өчен 114,45 доллар тәшкил итте. Бу узган 2012елның  шушы ук ае белән чагыштырганда (118,92доллар) 3,76% кимрәк. Бу турыда РБКга РФ финанслар министры белгече Александр Сакович хәбәр итте.
"Татарстан Республикасы дәүләт программалары һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлеген эшләп чыгару, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү турында" 31.12.2012 №1199 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасының программалы бюджеты проектыр формалаштыру кысаларында, Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы 2013 елның 28 февралендә дәүләт заказчыларына (дәүләт заказчы-координаторларына) Татарстан Республикасы дәүләт программалары һәм 2014-2016 елларга дәүләт программаларын финанслау күләме җиткерелде.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы иминиятләштерү бизнесындагы рискларны яңадан бәяләрәргә тәкъдим итә. Бу турыда РФ финанслар министры урынбасары Вера Балакриева Адам Смит Институтының конференциясендә чәршәмбе көнне чыгыш вакытында белдерде.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы җитәкчелеге Чирмешән муниципаль берәмлегендә гражданнарны кабул итте. Әлеге чара гражданнарны кабул итүнең бердәм көне кысаларында узды. Бүген 5 кеше үз соравына җавап таба алды.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә һәм аның киләчәктәге үсешенә өметләнә.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында хәбәр итте. Утырыш Әбу-Дабида РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр министры Абдалла бине Зәйед әл Нахайян рәислегендә узды.

Сәүдә,икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия – Әмирлек комиссиясе 1994 елда оештырыла. Комиссиянең беренче утырышы 1997елның мартында була,шуннан бирле утырыш даими рәвештә уздырыла.

Региональ һәм муниципаль финанслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен мөмкинлекләр булдыру, шулай ук Россия Федерациясе субъеклары бюджетларының тотрыклылыгын арттыру өченөчен дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме якынча 5,5 триллион сум тәшкил итәчәк, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов Россия Хөкүмәте утырышында.
Россия Финанслар министрлыгы Ерак Көнчыгышта кулланылучы салым ташламаларын Россиянең башка регионнарында да куллану мөмкинлеге РФ Хөкүмәтендә каралачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

16
февраль, 2013 ел
шимбә

Кайбер илләрнең  милли валюталарны көчсезләндерүгә юнәтелгән акча сәясәте икътисади көчәйтүне барлыкка китерерү теләге белән аэлатыла. Ләкин, бу илләр үз эчендә, шулай ук чит илләрдә булырга мөмкин куркынычлар турында уйларга тиеш, дип саный РФ финанслар министры Антон Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International