Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 мартыннан 17,3 доллардан 420,6 долларга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда мониторингның уртача бәясе һәм нефть өлкәсендә кулланылучы "60-66" салым салу режимы буенча экспорт пошлина хисапларыннан чыгып әйтеп була.
Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен 403,3 доллар тәшкил итә.
"Прайм" агентлыгына Финанслар министры белгече Александр Сакович хәбәр иткәнчә, 2013 елның 15 гыйнварыннан 2013 елның 14 февраленә кадәрге вакыт эчендә бәя мониторингы баррель өчен 114,37674 доллар тәшкил итте.
ТР Бюджет кодексына, “Инвестицион салым кредиты турында” ТР Законына, элегрәк салым салудан азат ителгән оешмалар милкенә салым салу белән бәйле үзгәрешләр кертү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, республиканың бер төркем министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте бүгенге утырышта "Финанс һәм иминият базары, Халыкара финанс үзәге үсеше" дәүләт программасын хуплады. Бу турыда журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов Министрлар кабинеты утырышы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә хәбәр итте. Утырышта чыгыш ясап, ул дәүлт программасы проекты, РФ инвестицион климатны яхшыртуны күздә тоткан 2018 елга хәтле Хөкүмәт эшчәнлегенә туры китереп әзерләнүе турында искәртте.
Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының мэр Илсур Метшин рәислегендәге чираттан тыш XX сессиясендә шәһәрнең бюджет мәсьәләсе каралды.
Төгәлрәге, финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов аңлатканча, ТР Хөкүмәте быел Казан каласы бюджетына, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уздырган вакытта гомумшәһәр чаралары (биредә чыгышлар күздә тотыла, димәк, мәдәният өлкәсенә кагыла) чыгымнарын томалау өчен, 33 млн. 750 мең сум күләмендә субсидия бирә. Бу исә 2013 елга һәм планлы 2014 һәм 2015 елларга кабул ителгән бюджетының быелга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Шул рәвешле, быелга гомуми керемнәр 33 млн. 750 мең сумга артып, 15 млрд. 646 млн. 119,1 мең сум тәшкил итә, чыгымнар да керемнәр кебек суммада була, нәтиҗәдә, бюджет дефицитсызлыгын саклый.