ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов быел Россиядә инфляция 6% тәшкил итәчәк дигән өметен белдерде. Шул ук вакытта инфляциягә монетар булмаган  факторларның йогынытысы артуы турында белдерде ул.  

30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстанстат коллегиясе узды. Аның эшендә ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Утырышта 2012 елда “Татнефть”нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта катнашучылар 2012 ел нәтиҗәләре буенча акционерлар җәмгыятенең еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Директорлар советы утырышында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды

2013 елның 29 гыйнварында "Эхо Москвы" радиосының "Большой Дозор" тапшыруында РФ Финанслар министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең актив финанслары департаменты директоры Константин Вышковский катнашты.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Финанаслар министрлыгында 29 гыйнварда муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән очрашуларда 2013 елның беренче аенды җирле бюджетларның үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Корея Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Россия Федерациясенә казна мәгълүмат системалары һәм аларның тышкы мәгълүмат системасы интеграциясе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында, Корея Республикасы вәкилләре ТР га танышу визиты белән килде.

Корея Республикасы делегациясе составында - Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының фискаль мәгълүмат системасы департаменты директоры Хьянг Ву Женг, директор ярдәмчесе Сунг Хе Ким, Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә координаторы Джи Ен Ким һ.б. Федераль казначылык ягыннан Корея кунакларын Федераль казначылык Административ идарәсе җитәкчесе Андрей Гурович, Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурәхмәтов һ.б. озатып йөрде.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, бүген Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы белән Корея Республикасы арасында эшлекле элемтәләр күбәйгәннән күбәя, дип билгеләп үтте. Республикада чит ил капиталы булган компанияләр саны күп, 1300 тирәсе, шул исәптә 600дән артыгы – 100 процент чит ил капиталы белән дип белдерде ул. Татарстанда "Йокогава Электрик”, “Бош”, “Шнайдер Электрик”, “Роквул” һ.б. кебек дөньяви исемгә ия компанияләр тәкъдим ителгән.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары шундый структура өчен тагы да яхшырак туры килүче статус тәкъдим итсәләр, Росфинагентлыкны ачык акционерлык җәмгыяте формасында барлыкка китерүдә катгый тормый. Бу турыда каләм ияләренә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрек касәбчеләре делегациясе - автокомпонентлар буенча IV рус -төрек форумында катнашучылар белән очрашты.

26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.
Республика яшьләр форумы – яшьләр һәм яшьләр командасы үз проектын тәкъдим итә һәм яклый ала проектны гамәлгә ашыру өчен үз тарафдарларын эзләү инновацион мәйданчыгы һәм алар җәмәгатьчелек, дәүләт ярдәменә ия була. Форумда 16 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр, ТР вузлары һәм ссузлары студентлары, ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр активистлары катнаша ала. 2012 ел форумы 1 июньдә старт алды һәм 3 этаптан тора. Республика яшьләр форумы финалы декабрьдә булды.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында мәгариф учрежденияләре буенча АЦК-финансларга бюджет росписендщге средстоларны кертъ буенча видеоэлемтә системасында киңәшмә узды. Киңәшмәдә АЦК-финанслар системасына бюджет росписендщге средстволарны кертүдә төрле кыенлыкларга дучар булган муниципаль берәмлекләр катнашты. Видеокиңәшмә нәтиҗәләрендә муниципаль берәмлекләргә кирәк булган санауларны әзерләп Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгына тапшырыга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International