ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков боерыгы белән Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында министрлык һәм ведомстволарның финанс бүлекләре җитәкчеләре белән мобилизациягә әзерләнү буенча киңәшмә узда.
Узган елда Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча аз эшләнмәде, бу Казанга гына түгел, республиканың башка шәһәрләренә дә кагыла. Бүген бу турыда ТР Премьер–министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгының Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Тармакның эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышын республикабыз мәдәнияте һәм сәнгатенең узган елда вафат булган эшлеклеләренә багышланган бер минут тынлыктан башлады. ТР мәдәният министры түбәндәгеләрне хәбәр итте: бүген республикада 3 меңнән артык мәдәният оешмасы эшли. Ул музейларга капиталь ремонт ясау проблемасына аерата игътибар биреп, бүгенге көндә 157 музейдан 50 сенең капиталь ремонтка мохтаҗ булуын, 12 музейның авария хәлендә булуын билгеләп үтте.
ТР Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министрлыгының эш нәтиҗәләре хакында министр Рафис Борһанов доклад ясады.
2012елда берничә зур яшьләр форумнары булып узды,шуларның иң зурысы халыкара белем бирә торган “Сәләт” форумы булды.Анда 3 меңнән артык сәләтле яшьләр катнашты.
2012елда 190 спорт объекты файдалануга тапшырылды,һәм аларның гомуми саны Татарстанда 9300кадәр җитте,-дип белдерде министр.
Р.Борһанов әйтүенчә,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур игътибар бирелә.Ел йомгаклары буенча спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның саны якынча 15 мең кеше .
2012 ел,Р. Борһанов сүзләренә караганда,республикада туризмның үсеше өчен дә уңышлы булган.9 ай эчендә 2012 елда туризмның үсеше 12,6% тәшкил итә.

4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов РФ инфляциясен 2018 елга 3-7% киметүне мөмкин хәл ди.

"Үз алдыбызга инфляцияне 3-4% киметү буенча бурыч куярга кирәк, шуңа да 2018 елга бу мөмкин күренеш", - диде ул журналистларга, сорауларына җавап биреп. 


2
февраль, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы урынбасары Алексей Шишкинда 2013 елның 1 гыйнварына барлыкка килгән федераль чаралар калдыгын федераль министрлык һәм ведомстволарның мохтаҗ булуын раслау һәм тотарга кирәклеге турында киңәшмә узды.

1
февраль, 2013 ел
җомга
Февраль аеның беренче көнендә Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә бюджет тармакларында эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук электр энергиясенә түләүдә барлыкка килгән кредитор әҗәтләрен каплау һәм Россия Федерациясенең Пенсия фондына кертемнәр түләүдә барлыкка килгән әҗәтләрне каплау мәсьәләләре тикшерелде.
2012 елда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль иминият фондының региональ бүлеге 45 меңнән артык бала табу сертификатын түләгән.
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә кирәкләре өчен компьютер технологияләре нигезендә мәгълүмати-аналитик система барлыкка килергә мөмкин.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР парламентының 37 нче утырышы көн тәртибенә чыгарылган үзәк мәсьәләләрнең берсе - “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы республика канунына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Ул депутатлар каравына беренче укылышка чыгарылды. “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакындагы республика законы проектын парламентка Татарстан Президенты керткән иде.

Республиканың төп финанс документына үзгәрешләр кертү зарурлыгы Татарстанның РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрен реструктурлаштыру шартларын үтәү белән бәйле. Билгеле булганча, РФ субъектларының РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү кагыйдәләре федераль РФ Хөкүмәтнең узган елның 18 декабрендә дөнья күргән карары белән расланган иде.

Россия Финанслар министрылы инвалид балаларны уллыкка алучылар өчен салым чыгымнарын дүрт тапкырга киметү турында закон проеты әзерләгән. Бу турында Финанслар министрылыгының социаль өлкә тармакларында һәм фәндә бюджет сәясәте департаменты директоры Владимир Зеленский хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International