ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларына 2023 елда 1,4 млрд сум нигез салынды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек һәм профиль эксперт советы уртак утырышында Татарстан финанслар министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары рәисләре - башлыклары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектында керемнәр буенча гамәлдәге салым ташламалары һәм аларның кайберләренең планлаштырыла торган чорга пролонгациясе исәпкә алынды.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы барлык теләүчеләрне ел саен уздырыла торган "Гражданнар бюджеты" брошюрасы турында сораштыруда катнашырга чакыра, анда чираттагы финанс елына һәм план чорына федераль бюджет турындагы канунның төп нигезләмәләре чагыла. 

Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында парламент тыңлауларында 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына бюджет проектын тәкъдим итте. Ул илнең төп финанс документының төп параметрларын әйтте, бюджет сәясәтенең төп бурычларын һәм структур өстенлекләрне аерып күрсәтте.


2
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеген төзү һәм салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында" 2019 елның 13 сентябрендәге 831 номерлы карары (алга таба - Тәртип) нигезендә Татарстан Республикасы салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш башкарылды.


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

Россия Федерациясе субъектларының 2022 елда бурыч тотрыклылыгы төркемнәре буенча классификациясе басылып чыкты.

Кадерле Татарстан Республикасы финанс хезмәте ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сез үзегезне республиканың финанс системасы өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз, Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Илебезнең финанс системасы нык һәм аның киләчәге лаеклы булсын өчен күп эш башкардыгыз. Янәшәбездә булуыгыз өчен мең рәхмәт.

Бүгенге бәйрәм белән котлап, Сезгә иң мөһиме – нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Яныгызда һәрвакыт яратучы һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын.

Тагын озак еллар бәхетле тормыш итегез!


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International