ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы салым түләүчеләр салымнар түләүдән азат ителде.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья банкы 2021 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше буенча фаразын 3,2% тан 4,3% ка кадәр яхшыртты, диелә Европа һәм Үзәк Азия икътисады турындагы оешманың докладында.

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, анда 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына ТР берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, паралмент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты. 


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты республика парламентына бюджет Юлламасын кертте. Республиканың төп финанс документы ничек эшләнгән, бюджет сәясәтендә нинди яңалыклар бар?  Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга «ВТ» хәбәрчесе әнә шундыйрак сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Иртәгә, 6 октябрьдә, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын карау буенча киңәшмә-видеоконференция узачак.

РФ икътисадын торгызу башка илләр белән чагыштырганда динамиграк рәвештә бара, тулаем алганда, без бик яхшы күренәбез, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеген төзү һәм салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында" 2019 елның 13 сентябрендәге 831 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш башкарылды.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына Бюджет юлламасын кертте.

"2022 елга һәм 2023 2024 еллар план чорына бюджет турында" гы закон проекты 41 кушымтаны үз эченә ала. Закон проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралган документлар һәм материаллар белән бергә бирелә. Шулай ук юллама составына 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты керә.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Кадерле Татарстан Республикасы финанс хезмәте ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сез үзегезне республиканың финанс системасы өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз, Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Илебезнең финанс системасы нык һәм аның киләчәге лаеклы булсын өчен күп эш башкардыгыз. Янәшәбездә булуыгыз өчен мең рәхмәт.

Бүгенге бәйрәм белән котлап, иң мөһиме – нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Яныгызда һәрвакыт яратучы һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын.

Тагын озак еллар бәхетле тормыш итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International