Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, аның төп мәсьәләсе "2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проектын карау булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
Бүген 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасының бюджеты турындагы мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләр белән киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Якунин Леонид Александрович уздырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Шагиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы "2021-2023 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары турында" доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы финанс министры Гайзатуллин Радик Рәүф улы 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы планл чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының төп параметрлары турында сөйләде.
2020 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына һәм 2021-2023 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын карау буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән киңәшмә-видеоконференция булды.
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин белән "Ватаным Татарстан" газетасында әңгәмә басылып чыкты. Интервьюда сүз республиканың 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты үзенчәлекләре турында бара.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы пресс-релизында хәбәр ителгәнчә, быелның икенче яртыеллыгында төбәк керемнәре кимү беренче яртыеллыкка карата акрыная башлады. Субъектлар бюджетларының агымдагы үтәлеше аларның акрынлап тотрыклануы турында сөйли - күбесе торгызылуга күчкән.
Авылны үстерүгә юнәлтелгән бурычлар үтәлүен дәвам итәчәк, дип ышандырды Финанс министры Антон Силуанов, 2019 елда бюджетның үтәлеше нәтиҗәләре турында хисап биреп. Шундыйлар арасында - авылларны торак, инженерлык һәм социаль инфраструктура, транспорт белән тәэмин итү.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
РФ финанслар министры Антон Силуанов Федераль бюджет үтәлеше турындагы доклады белән Федерация Советы мәйданынды чыгыш ясады. Хәзер билгеле бер чараларга бүлеп бирелгән акчаларны файдалану нәтиҗәләренә күбрәк игътибар бирелә, дип билгеләде ул.