ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Россия Финанслар министрыгы тарафыннан төзелеш өлкәсендә сатып алулар үткәрү тәртибен камилләштерү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең берничә актына ("аукцион исемлегенә", конкурслар уздырганда гаризаларны бәяләү кагыйдәләренә, сатып алуларда катнашучыларга өстәмә таләпләргә) комплекслы үзгәрешләр кертелде.

Төзелеш өлкәсендә сатып алулар мәҗбүри "аукцион исемлегеннән" чыгарыла, шуңа бәйле рәвештә заказчылар аукцион да, конкурс та кулланып үткәрә алачак. Әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип көтелә.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Төбәк бюджетлары керемнәре кимүне компенсацияләү һәм аларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен регионнарга финанс ярдәме күрсәтелә. Әлеге максатларга РФ Хөкүмәте тарафыннан 200 млрд сум каралган.

Сумманың яртысы - 100 млрд сум - Россия Финанс министрлыгы май азагында 56 төбәккә күчерде. Акчалар агымдагы елның апрелендә керемнәрнең кимүе белән очрашкан төбәкләрнең бюджетларына оператив ярдәм күрсәтү өчен җибәрелде.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү советы утырышында катнашты. 

Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм аңа ярдәмгә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында ИФОда төбәкләр бюджетларын нисбәтләүне тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында фикер алыштылар.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 маеннан 14 июненә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $37,556, яки тоннага $274,2 тәшкил иткән. Россия Финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2020 елның 1 июленнән 29,5 долларга артачак һәм тоннага $37,8 тәшкил итәчәк.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Статс-секретарь - финанслар министры урынбасары Алексей Сазанов Reuter 's ка биргән әңгәмәсендә  икътисадның зыян күргән тармакларына ярдәм чаралары, нефть тармагында салым маневры һәм НДД кертү нәтиҗәләре турында сөйләде.

РФ хөкүмәте Россия Финанс министрлыгының шәхси эшмәкәрләр өчен салым салуның патент системасын куллану мөмкинлеген киңәйтү турындагы закон проектын хуплады. Закон проектында салым салуның патент системасы (ПСН) кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре формулировкаларын һәм Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы кодларын унификацияләү каралган.

Конференция кысаларындагы чыгышында министр урынбасары дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларны оптимальләштерү турындагы закон проектының төп яңалыклары турында сөйләде. Төп чараларның берсе - сатып алулар ысулларын 11 дән 3 кә кадәр кыскарту, аларны тасвирлауны гадиләштерү һәм унификацияләү. "44-ФЗ кануны укыла торган, аңлаешлы һәм компактлы була бара. Бер үк вакытта Хөкүмәтнең теге яки бу мәсьәләләрне җайга салу өчен кирәкле закон асты актлары саны кими, - диде Алексей Лавров.

Узган ял көннәрендә Россия Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс белем дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында оештырылган масштаблы онлайн-чара -  VII Гаилә финанс фестивале узды. Онлайн-фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 18 000 кешедән артып китте, алар өчен 13 һәм 14 июньдә фестиваль сайтында www.familymoneyfest.ru балалар һәм өлкәннәр өчен акча белән дөрес эш итү темасына 50 дән артык төрле активлык оештырылды.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Гамәлдәге чынбарлыкта шәхси һәм гаилә бюджетын оптимальләштерү, кредит йөкләнешен киметү һәм дәүләттән социаль ярдәм алу мәсьәләләре илебезнең күпчелек халкы өчен мөһим һәм кирәкле. 2020 елның 13 һәм 14 июнендә беренче тапкыр онлайн-форматта узачак VII Гаилә финанс фестивалендә катнашучылар шәхси финансларда тәртип урнаштыру, саклык акчаларын саклау өчен нинди инструментлар сайлау һәм кризиска каршы финанс планын ничек булдыру турында беләчәк.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясеннән 2019 елда бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга күчерүләр 1 триллион 95 млрд. сум күләмендә тупланган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатулин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International