ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта Бюджет кодексына төзәтмәләр кабул итте. Әлеге төзәтмәләр федераль бюджет проектын кертү сроклары, бюджет хисаплылыгын төзү һәм карауга бәйле. Шулай ук үзгәрешләр инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга, регионнарның бюджет кредитларын реструктуризацияләүгә һәм кыйммәтле кәгазьләр һәм коммерция кредитлары буенча бурычларны биләүгә кагыла.

Торакка китерелгән зыянны каплау программасын ирекле иминләштерү механизмыннан файдаланып эшләү Россия Федерациясенең 47 субъектында планлаштырылган. 25 субъектта программалар эшләү һәм тормышка ашыру өчен җаваплы орган билгеләнгән инде, ә 21 төбәктә эшче төркемнәр булдырылган. Бу хакта Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев 320-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен торакны гадәттән тыш хәлләрдән иминләштерү турында аңлату буенча Россия Федерациясе субъектлары белән онлайн-киңәшмәдә сөйләде.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Беренчел мәгълүматлар буенча, федераль бюджет чыгымнарының милли проектларны гамәлгә ашыруга үтәлеше - 2021 елның 1 июненә - 750,6 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләренең 31,7%ы тәшкил иткән.


5
июнь, 2021 ел
шимбә

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 11 июньдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Депутатлар 41 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, республика законнарының 11 проекты һәм 14 федераль закон проекты.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларын үтәү керемнәрнең һәм чыгымнарның үсеш темпларының уңай динамикасы, шулай ук «үз» керемнәренең уңай динамикасы белән характерлана.

Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2020 елга республика бюджетын үтәү нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы озайтылган закон проектларын карады.

Кече һәм урта бизнесны үстерү, бигрәк тә хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә, шулай ук аның ВВПдагы өлешен арттыру иң нәтиҗәле контрциклик чараларның берсе булып тора, шуңа күрә бу сектор өчен шартларны камилләштерү өстендә даими эш алып барыла. Бу хакта Статс-сәркатип - финанс министры урынбасары Алексей Сазанов ПМЭФ сессиясендә "Кече бизнес роле революциясе: яңа мәсьәләләр, яңа максатлар" дип белдерде.

Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2021 елның июнендә 215,8 млрд сум күләмендә фаразлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International