Россия Финанс министрлыгы 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 октябренә кадәрге чорда Милли муллык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында хәбәр итә. 2021 елның октябрендә РФ ВЭБ 2016-2020 елларда урнаштырылган Фонд акчаларының бер өлешен депозитлардан вакытыннан алда кире кайтара.
Күпдәрәҗәле һәм җир асты машина кую урыннарында тору (парковкалар) хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән мөлкәткә түбәнәйтелгән ставка билгеләнде.
Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2021 елның ноябрендә 409,9 млрд сум күләмендә фаразлана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.
Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан,«Демография» милли проекты кысаларындагы «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Моношәһәр территориясендә төзелгән оешмалар - ТОСЭР резидентлары салым салудан азат ителгән. Ташламалар бирү төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге шартларын булдыруга юнәлдерелгән.
Urals маркалы нефтькә 2021 елның гыйнвар-октябрендә уртача бәя баррель өчен 67,51 доллар күләмендә, 2020 елның гыйнвар-октябрендә - баррель өчен $40,81 тәшкил итте. Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның октябрендә баррель өчен $81,49 күләмендә булган, бу 2020 елның октябренә караганда 2 тапкырга югарырак ($40,53 баррель өчен).
Дәүләт Думасы беренче укылышта 2022 елга, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын кабул итте. Икенче укылыш 23 ноябрьгә планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2021 елның 9 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.