Илкүләм проектларның кураторлары булган РФ вице-премьерлары йомгак максатларга һәм күрсәткечләргә кагылмаган кайбер үзгәрешләрне аларга тиз кертә алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте аппараты башлыгы урынбасары Анатолий Кириенко хәбәр итте.
Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның июлендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,6%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта агымдагы ел башыннан алып курс 7,7%ка үскән.
Дәүләт Думасы илкүләм проектларның чараларын вакытында үтәү өчен кирәкле калган 17 закон проектын көзге сессиядә карарга ниятли. Бу хакта “Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар” порталына интревьюсында парламентның түбәнге палатасының берече вице-спикеры, “Бердәм Россия” партиясе депутаты Александр Жуков хәбәр итте.
РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин рубльнең долларга карата агымдагы йомшаруы Икътисадый үсеш министрлыгының фаразында салып калдырылган дәрәҗәсенә туры килә дип белдерде.
АКШ һәм Кытай арасындагы сәүдә сугышларын кырысландыру белән бәйле нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы РФ икътисадына сизелерлек йогынты ясамаячак. Бу фикерне РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.
Россия Финанс министрлыгы “халык облигацияләре”н (ОФЗ-н) яңа форматта эшләтеп җибәргәннән соң бу кыйммәтле кәгазьләр сатып алуга һәрвакыт әзер булсын өчен чыгарышны бер-бер артлы уздырырга планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасында 1 августка күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш 68,3% ка башкарылган. Барлыгы программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.
Халыкара валюта фонды РФ 2019 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1,2% дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта Халыкара валюта фонды нотыгында хәбәр ителә.
РФ тулаем эчке продукты еллык үсеше тизлеге II кварталда 0,5-1% тәшкил иткән, III кварталда 0,8-1,3% кадәр тизләнәчәк. Бу хакта Россиянең Банкы материалларында хәбәр ителә.
Россия Финанс министрлыгы заказчыларны 223-ФЗ буенча дәүләт сатып алуларын уздырганда контрактның максималь бәясен нигезләргә мәҗбүрили торган закон проектын эшләүгә керешкән.