ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы “тотрыклы” фараз белән "BВB-" тан "BBВ" дәрәҗәсенә кадәр РФ алты шәһәренең һәм төбәгенең озак сроклы кредит рейтингын күтәргән. Бу хакта агентлык тараткан хәбәрдә әйтелә.

2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкләрнең тупланма бюджетлары 700 млрд сум диярлек профицит белән туры китерелгән. Бу 2018 елның шул ук күрсәткеченнән өчтән бердән артыкка күбрәк. Төбәкләрнең керемнәре шулай ук 12%ка диярлек үскән. Бу хакта РФ Хисап палатасы хәбәр итә.

РФ тулаем эчке продукты үсеше июньдә 0,8%ка үсештән соң еллык чагылышта 1,7% кадәр тизләнгән. Бу бәя Икътисадый үсеш министрлыгының материалларында бирелгән.


17
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 15-17 асгустында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ТР районнары һәм шәһәрләре белән киңәшмәләр узды. Алар 2020 елга җирле бюджетлар керемнәренең фаразлы күрсәткечләрен тикшерүгә багышланды.

Татарстанда 2019 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 80%ка башкарылган. Программа кысаларында барлыгы республиканың 42 районында 942 күп фатирлы йортларны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.


16
август, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзәк аппараты һәм карамакта булган учреждениеләр вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы финанс министры  Р.Р. Гайзатуллин «Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы» Дәүләт мәгълүмати системасын Татарстан Республикасында кертү мәсьәләләрен яктыртты.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13-14 агустында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында министрлыклар, идарә тармаклары белән 2020-2022 елларга бюджет проекты чыгымнарының фаразлы күрсәткечләре буенча киңәшмәләр узды.


10
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу –  планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. 


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 8 агустында Казан шәһәренә Вице-президент - «Moody's Investors Service» Филиалының баш аналитигы С.А.Исаков җитәкчелегендә «Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында очрашу узды. Визитның төп бурычы – кредит рейтингын күзәтеп бару кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International