ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  җиткерде.


26
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 25-26 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның июль аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

2019 елның 26 июле көнне Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин Республикасы территориясендә сыра җитештерүче иң эре Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" Акционерлар җәмгыяте компаниясе вәкилләре белән киңәшмә уздырды.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең әҗәт тотрыклылыгын бәяләү системасын камилләштерү турында закон кабул итте.

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда ике уңышлы урнаштыру булуга карамастан, 2020 елга тышкы бурычка алулар буенча планны яңадан карауны әлегә планлаштырмый. Бу хакта Финанс министрлыгының дәүләт әҗәте департаменты башлыгы Константин Вышковский хәбәр итте.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм төбәк бюджетларының балансланганлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән законны кабул итте.

Беренче яртыеллыкта илкүләм проектларга бюджетның чыгымнары үтәлеше 32,4% яисә 558,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Хисап палатасының хәбәрендә әйтелә.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына хәзерге вакытта бензин һәм дизель ягулыкка бәяләрне стабильләштерү өчен демпфирлый торган механизмны 2019 елның 1 июленнән төзәтә торган закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Закон проекты шулай ук 2019 елның 1 августыннан авиакеросинга демпфер кертүне күздә тота. Документ 12 июль көнне депутатлар төркеме – Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзалары, комитетның рәисе  Андрей Макаров тарафыннан кертелгән. Дәүләт Думасы закон проектын 23 июльдә карар дип исәпләнә


20
июль, 2019 ел
шимбә

Финанс министрлыгы S&P Global Ratings агентлыгының тотрыклы фараз белән "ВВВ-" дәрәҗәсендә Россиянең кредит рейтингын сакап калу турында карарын уңай бәяли. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Standard & Poor's Халыкара рейтинг агентлыгы РФ мөстәкыйль кредит рейтингын “тотрыклы” фараз белән BBB-" дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта  S&P хәбәрендә әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International