ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка  янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды. 

Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хисап палатасы 2018 елда федераль бюджет үтәлеше буенча бюджет хисабын тикшерәчәк. Бу хакта идарә тармагының 2019 елда контроль эксперт-аналитик чаралары исемлегендә хәбәр ителә.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Эшмәкәрләрнең салым булмаган түләүләр мәсьәләсе буенча эшче төркеме Россия парламенты салым булмаган түләүләрне Салым кодексына күчерүне яхшы дип тапкан очракта, бу нормалар гамәлгә 2021 елның 1 гыйнварыннан да алда кермәячәк дигән фикерне хуплады. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуановның пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә кую мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Салым кодексына салым булмаган түләүләрне кертү буенча бернинди карарлар да әлегә кабул ителмәде. Финанс министрлыгы бизнестан тәкъдимнәр көтә һәм бу мәсьәләне эшмәкәрләр һәм иҗтимагый оешмалар белән диалог барышында хәл итәчәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев 2036 елга кадәр бюджет фаразын раславын хәбәр итте.


29
март, 2019 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы өстәмә капиталлар таләпләрен төшереп калдырып, Федераль казначылык чараларына рөхсәт буенча Россия банклары өчен таләпләрне үзгәртергә мөмкин. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев XXI Бөтенроссия банклар конференциясендә чыгышында хәбәр итте.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы үзмәшгульләр бизнесына контроль-күзәтү органнары таләпләренең йогынтысын чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта министрлык башлыгының урынбасары Вадим Живулин җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International