Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзү чаралары графигы нигезендә 2021 елга һәм 2022, 2023 елдагы план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын формалаштыру эше дәвам итә.
"Промсвязьбанк" ААҖ оештырган сессия кысаларында форум мәйданчыгында чыгыш ясап, РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев дәүләтнең оборона комплексына ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән карар кабул итүен искәртте. "Әлеге карар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен үсеш һәм уңайлырак яшәү тәэмин итәргә тиеш", - дип шәрехләде Алексей Моисеев.
РФ Финанс министрлыгы транспорт салымын кичеру турында фикерен белдерде
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының уникенче утырышы ачылды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алексей Шишкин депутатлар алдында агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ата-аналарны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән котлау күркәм гадәтка әверелде. Агымдагы ел искәрмә булып калмады, һәм 20 августта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында беренче сыйныф укучыларын тормышларында яңа һәм кызыклы чор башлану белән тантаналы котладылар.
Транспорт салымы региональ һәм җирле бюджетларның керем базасын шактый дәрәҗәдә формалаштыручы региональ салым булып тора. Моннан тыш, нефть продуктларына акцизлар белән беррәттән транспорт салымы юл фондларын формалаштыру чыганакларының берсе.
Әлеге салым җыелуның югары коэффициентын күрсәтә. 2019 елда транспорт салымы буенча исәпләнгән 179,6 млрд сумга 175,1 млрд сум кергән.
РФ Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры Иван Чебесков торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган «ДОМ.РФ» компаниясе тарафыннан оештырылган конференциядә катнашты һәм проектлы финанслау, яңа мөмкинлекләр һәм тармак перспективалары турында сөйләде. Онлайн-конференциядә чыгыш ясап, Иван Чебесков билгеләп үткәнчә, россиялеләрдә дәүләт ярдәме булган барлык программаларны исәпкә алып, хәзер уңайлы шартларда күчемсез милек сатып алу өчен иң яхшы вакыт. "Заемщиклар өчен факттагы ставкалар хәзер 6-6,2% тан булырга мөмкин. Хәзер фатирларны сатып алу яхшы вакыт ", - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә өндәүләргә кармастан, инвестицияләр җәлеп итү һәм Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыру – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Республика үз үсешен дәвам итәргә тиеш», - диде ул.
2020 елның 15 июленнән 14 августына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 44,2487 доллар, яки тоннага $323з тәшкил иткән. Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2020 елның 1 сентябреннән $0,6 га артачак һәм бер тоннага $47,5 тәшкил итәчәк.