Бүген Казанда В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Утырышта 2020 елның җиде аенда компаниянең бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябренә бюджет расланды.
Чарада катнашучылар «Татнефть» ГАҖнең 2020 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат буенча фикер алыштылар.
Хисап чорында компания эшчәнлеге ОПЕК+ килешүе кысаларында нефть чыгаруны чикләү, коронавирус пандемиясе аркасында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә нефть һәм нефть продуктларына бәяләрне сизелерлек киметү шартларында алып барылды.
Беренче яртыеллыкта «Татнефть» 13,3 млн.тонна нефть чыгарган, углеводород газын исәпкә алып, нефть продуктлары чыгару 29% ка - 6,2 млн. тоннага кадәр арткан. Төркем буенча күчерелгән салымнарның гомуми суммасы 171 млрд. сум тәшкил итте.
Директорлар советында «Татнефть» төркеменең ОПЕК+ белән килешүе буенча квоталарны үтәү кысаларында углеводород чималын чыгаруны киметү чаралары турында мәгълүмат тыңлады. 2020 елда компания буенча нефть чыгару 25,9 млн. тонна күләмендә фаразлана. Нефть чыгаруны чикләүнең тискәре йогынтысын киметү өчен скважиналар фондының нәтиҗәлелегенә бәя бирелде, иң аз чимал бирүчеләре туктатылды. Нефть чыгаруның үзкыйммәте структурасында даими чыгымнар зур булуга карамастан, оптимальләштерү чаралары 2020 елга нигездәге фаразларга карата чагыштырма эксплуатация чыгымнарын 6% ка киметергә мөмкинлек бирде.
Директорлар Советында климат үзгәрү һәм аның нәтиҗәләре белән көрәш чараларын кабул итү мәсьәләсе каралды. Хәзерге вакытта парник газлары чыгаруны киметү буенча чараларның корпоратив программасы формалаштырыла. Компаниянең углерод эзен киметү өчен корпоратив стратегияне актуальләштерү планлаштырыла, ул альтернатив энергия чыганакларын куллануны, «яшел» технологияләр кертүне, циркуляр җитештерү базасын үстерүне һ. б. күздә тота.
Директорлар Советында генераль директор урынбасары - баш геолог Рәис Хисамовка бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәис Салих улы «Дуслык»ордены белән бүләкләнде. Шулай ук Директорлар советы карары белән Р.С. Хисамов «В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ каршындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.
Директорлар советы башка мәсьәләләрне дә карады.