2016 елның гыйнвар - июль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 38,68 доллар тәшкил итте.
2015 елның гыйнвар-июль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,76 доллар тәшкил иткщн иде.
2016 елның июль аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 43,58 доллар тәшкил итте. Бу 2015 елның июлендәге бәясенә карата 1,3 тапкырга ким. (баррель өчен 55,51 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, быел 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларны ремонтлау объектларында 2 мең 560 инспекция тикшерүләре узган, аның нәтиҗәләре буенча 7 муниципаль берәмлектә 32 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында 2016-2018 елларга банкның үсеш стратегияләренең гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Директорлар советы әгъзаларына банкның үз капиталы күләмен арттыру буенча уздырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерелде.
ИлдарХаликов уздырылган чараларның мөһимлеген билгеләде. “Әлбәттә, уздырылган чаралар банкның киләчәктәге үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм аның мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Республика икътисады өчен Татфондбанкның кече эшмәкәрлеккә һәм җирле предприятиеләргә кредитлар бирүе яхшы булыр иде. Бу Татарстан икътисады үсешенең мөһим факторы. Шуңа бу юнәлешкә аерым игътибар итүне сорыйм”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга “Яңарыш” фонды 1 айда 90,7 млн сум акча җыйган.
Бүгенге көндә нефтькә булган агымдагы бәяләр шартларында сум курсы тулысынча түләү балансына туры килә, дип уйлый Россия Федерациясенеж финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы түбәндәге турында хәбәр итә: 2016 елның беренче яртыеллыгында федераль бюджет, Россия Федерациясенең тупланма бюджетлары, тупланма федераль бюджет, шулай ук дәүләтнең бюджеттан тыш фондларының бюджет үтәлешләре турында мәгълүматлар бастырылды. (http://www.minfin.ru/ru/statistics/index.php).
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыдган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә бөтен салым түләүләренең гомуми күләме 209,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.
Татарстан Республикасы салым органнарының 2016 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча чыгышында Марат Сафиуллин Идел буе федераль округындагы эре субъектлар буенча агымдагы елның беренче кварталында салым түләүләре күрсәткечләрен китерде. Әйтик, Самара өлкәсе территориясендә салым түләүләре 153,7 млрд. сум тәшкил иткән, Башкортостан Республикасында - 125,0 млрд. сум, Пермь өлкәсендә - 114,5 млрд. сум, Түбән Новгород өлкәсендә - 112,5 млрд. сум.
2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил итә, кире кайтарылмый торган түләүләрне дә исәпкә алып, алары – 121,3 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары –113,8 млрд. сум. Барлык салым түләүләреннән гомуми килер – 209,3 млрд. сум.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.