Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар бурычларын киметү буенча муниципалитетлар буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашева, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының башкарма секретаре Алексей Барышев, башкарма комитет җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Нижнекамскнефтехим» АҖ директорлар советы аудиты буенча комитет утырышы уздырылды. Комитет утырышында 2016-2017 елларга аудит буенча комитет эше планы расланды, 2016 елның беренче яртыеллыгында «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджетына керткән салым түләүләре тикшерелде.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы аналитиклары белән узган очрашуда агенлыкның вице-президент, аналитиклар В.А.Кузнецов һәм Ю.С.Прасолов, Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре катнашты. Әлеге очрашуның төп максаты - кредит рейтингын яңартыр өчен Татарстан Республикасын төрле яктан өйрәнү.
Татарстан Республикасының финанс- бюджет сәясәте, социаль-икътисади үсеш, инвестицион һәм инновацион сәясәт, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, республикада милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасы телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет киңәшмәсен уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында республикада минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзалану тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елның 5 августына 1 млн. 271 мең кв. метр торак сафка ткертелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бцтен муниөипаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәмшә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин гадәттәгечә хезмәтне саклау өлкәсендәге күрсәткечләрне дә хәбәр итте. 2016 ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 679 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәлен бозу өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Президенты каршындагы советның икенче киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырышта эшләре тәмамланып килүче 7 проект төркеме каралды. Төркемнәр эшкуарлык өлкәсе өчен өч төп темада тәкъдим ителде: икътисадый билгесезлек, ихтыяҗ кимү, салым һәм салым булмаган түләүләр һәм тикшерүләр, административ каршылыклар.
Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтына керүчеләр белән үзара аралашу сыйфатын арттыру өчен, министрлык белгечләре "Сораштырулар һәм анкета уздыру" бүлегендә урнашкан сораштыруда катнашуны сорый.
Бүгенге көндә сайтны кулланучыларга ачык белешмәләрнең кирәклеге буенча сораштыруда катнашырга тәкъдим ителә, Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының рәсми сайтына, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының "Матбугат хезмәте" бүлегендә урнашкан мәгълүматларның кирәклеге һәм аңлаешлы булуына һәм Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгында халык белән алып барылучы эшкә бәя биреп була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).
Утырышта «Татнефть» ГАҖнең 2016 елның алты аена бюджет үтәлеше йомгаклары һәм быелның август аена бюджеты каралды.
Директорлар советы 2025 елга кадәр чорга «Татнефть» ГАҖнең үсеш стратегиясен кабул итте. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – нефть чыгару буенча компания «стабильләшү» концепциясеннән Татарстан Республикасы территориясендә нефть чыгаруның тотрыклы үсешенә күчү. 2020 елга аның күләме 30 млн. тоннага җитәчәк дип фаразлана. Шуның белән бергә заманча технологияләр куллану, җитештерү процессларын автоматлаштыруны үстерү һәм башка чаралар чагыштырма югалтулар күләмен 10%ка киметергә ярдәм итәчәк.
Компания хакын арттыруга иң зур өлеш нефть эшкәртү юнәлешен үстерүдән килер дип көтелә. Якындагы елларда «ТАНЕКО» комплексы алдына куелган бурычлар түбәндәгеләр дип исәпләнә. 2016 - 2017 елларда – мазут чыгаруны туктату һәм автомобиль бензиннары чыгара башлау, 2018 елда – нефть эшкәртү куәтен 14 млн. тоннага кадәр арттыру, 2025 елда автобензинны елына 3 млн. тонна күләмендә җитештерү планлаштырыла, дизель ягулыгын – елына 7 млн. тонна. Бу чакта эшкәртү тирәнлеге 97% булачак, ачык төстәге нефть продуктлары – 90%, бу Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы федераль тармак стратегияләрендә куйган күрсәткечләрдән шактый артык.
Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 июленә кадәр урнаштырган Резеры фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүматлар бирә.
Резерв фонды
2016 елның 1 августына Резерв фонды күләме 2 560,28 млрд. сум тәшкил итте, бу АКШ 38,18 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фондын акчаларын исәпләү буенча аерым исәп-хисап счетларында калдыклар буенча:
-17,42 млрд. АКШ доллары;
- 15,61 млрд. евро;
-2,62 стерлинг фундлары.