Бүген 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум күләмендә кергән.
Республика бюджеты 90,2 млрд. сумга үтәлгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министрлыгының Бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР финанслар министры радик гайзатуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Лариса Ерошкина Татарстан республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше, салым түләүләрен җыю, 2016 ел ахырына кадәр финанс органнар бурычлары кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Очрашу тәмамлангач, Лариса Ерошкина Татарстан Республикасы финанс, казначылык 1әм салым органннары киңәшмәсендә катнашты.
2016 елның 22 июлендә сәгать иртәнге 9.00 да 2016 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2016 ел ахырына кадәр бурычлар турында видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узачак.
23-24 июнь көннәрендә Кытайда узачак финанс министрларының G20 очрашуында Россия Федерациясе өчен төп тема структура реформалары булачак. Бу турыда Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак журналистларга белдерде.
Россия Федерациясенең Финанс министры урынбасары Алексей Моисеевның "Российская газета"га яңа типтагы вакытлыча файдалануга бирелүче фатирлар, шулай ук банк секторындагы яңалыклар һәм биткоиннарны куллану турында биргән әңгәмәсе.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
2016 елның 15 июненнән 14 июленә кадәр вакыт аралыгында Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен 44,88227 доллар, ягъни тоннасы өчен 327,6 доллар тәшкил итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнардагы 804 объектның 830ендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2016 елгы программа кысаларында 4,7 млн. кв. метр мәйданда 830 күп фатирлы йорт ремонтланачак. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов катнашында узды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә республиканың Түбән Кама, Менделеевск мунициципаль районнары, Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.
«ИнноКам» проекты кысаларында «Фән һәм инновацияләр» юнәлеше буенча инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру турында икътисад министры Артем Здунов сөйләде.
2016 елның 15 июненнән 14 июленә кадәр вакыт аралыгында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 44,88227 доллар тәшкил итте.
2016 елның гыйнвар-июнь айларында федераль бюджет үтәлешенең көтелүче төп нәтиҗәләре түбәндәгечә:
- тупланган кремнәр күләме - 5 867 218,5 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең 42,7%.
- чыгымнар үтәлеше - 7 382 077,6 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының 45,4%
- дефицит – 1 514 949,1 млн. сум.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.