ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.

Яңа электрон ресурс бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга презентацияләнде. Анда ТР икътисад министры Артем Здунов, “ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе директоры Яков Геллер катнашты.

Артем Здунов сүзләренчә, әлеге портал эшмәкәрләргә үз товарларын сатуга чыгарырга һәм төрле төбәкләрдә нинди продукциягә ихтыяҗ булуын белергә ярдәм итәчәк.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан төзелеш объектларында 31 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән, 21 - авыр җәрәхәтләнүгә, ә 10сы үлемгә китергән. 

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


1
август, 2015 ел
шимбә

Бүген Казанның Каенлыгында татар милли бәйрәме Сабантуй тантаналы төстә узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.

Искәртәбез, аңарчы Рөстәм Миңнеханов Спортчылар авылында булган иде, ул анда 2015 елгы Су спорт төрләре дөнья чемпионатында катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә барышында атлетлар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән үзләренең Чемпионаттан алган тәэсирләрен уртаклаштылар, шулай ук су мундиалендә ирешкән казанышлары турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.


31
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. 

Чара Казан Ратушасында узды, анда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.

2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының республика оештыру комитетының утырышын уздырды.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

25
июль, 2015 ел
шимбә
Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International