ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы төбәк хакимиятнең региональ инвестицион проектларарны сайлап алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бу гамәл инвесторларның территориягә керүен җиңеләйтәчәк, дип белдерде финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Россиядә Америка сәүдә палатасы оештырган Ел саен узучы салым конференцисендә чыгыш ясап.


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 179,1 млрд. сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 154,2 млрд. сум, кире кайтарып бирергә кирәк булмаган керемнәр 24,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Әлеге мәгълүматларны бүген республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин китерде. Татарстан Республикасы бюджетының 2015 елның 9 аенда үтәлеше нәтиҗәләренә һәм ел ахырына кадәр алда торган бурычлар буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә республиканың Хөкүмәт йортында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Россия Федерациясенең нефть компанияләре 2016 елда сумның девальвациясеннән өстәмә рәвештә 300 млрд. сум алырга мөмкин, дип белдерде Рф финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Безнең бәя буенча, нефть тармагы 2015 елда узган ел белән чагыштырганда һәм 2015 елда булган фаразлар белән чагыштырганда өстәмә рәвештә якынча 400 миллиард сум эшләп табачак. Якынча 300 миллиард сумны алар 2016 елда эшләп табачак. Билгеле инде, бу тәэсир сүлпәнәеп бара", - диде Шаталов, Россиядә Америка сәүдә палатасның салым конференциясендщ чыгыш ясап.


31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар КаБүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, Россия банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Очрашу барышында агымдагы икътисади һәм сәяси шартларда банк өлкәсендәге вазгыять турында фикер алыштылар.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумы (Мәскәү, ВДНХ территориясе) кысаларында килешүләр имзаланды. Аерым алганда, “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды белән килешүләр имзаланды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекәләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм октябрь аенда үтәлешнең көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Ни өчен финанс белемле булу компьютер нигезләрен белү кебек үк мөһим? Сакчылык атналыгы нәрсә ул һәм аның безгә файдасы бармы? Банк белән сүз көрәштерүдә сезнең хокукларны кем яклый? Бу һәм башка сорауларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак җавап бирә.
РФ Финанслар министрлыгы Россиянең Банкы белән яңа барлыкка килүче Милли өстәп иминиятләштерү компаниясенең шәхси капиталына керү принциплары турында сөйләшә, дип хәбәр итте финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев журналистларга.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International