ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар Министрлыгында Видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы муниицпаль берәмлекләренең президиумы Советы утырышында катнашты. 

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Керемнәрнең кимү фаразы косерватив түгел дип белдерә РФ Финанслар министрлыгы. 2015 ел бюджетына кертелүче үзгәрешләр артык пессимистик түгел, алар фаразга туры киләчәк, дип белдерде министрлык җиткәчесе Антон Силуанов.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында Муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
Финанслар министрлыгы 2015 ел бюджетының кытлыгын каплауда Милли байлык фонды чараларын  кулланырга җыенмый, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет комитеты утырышында финанслар министры Антон Силуанов.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Иминлек советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар – методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакы системасының нәтиҗәсезлеге һәм аз комплектлы мәктәпләрнең күплеге. Бу факторлар киләчәктәге социаль-икътисади прогрессны куркыныч астына куя, дип билгеләде ул.
Финанслар министры Антон Силуанов дәүләт катнашындагы компанияләрнең менеждерларының хезмәт хакын киметү урынлы дип саный. Бу фикерен ул Дәүләт Думасының бюджет буенча комитетында белдерде.
Финанслар министрлыгы РФ субъектларының валюталы кредитларын 2014 ел курсы буенча  рефинансларга тәкъдим итә. Бу турыда Дәүләт Думасында финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының биш еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара В. И. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрында узды. Анда шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.

Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны эш төркеме җитәкчесе – «Үсеш банкы һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать сәясәте департаменты, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Инновацияләр, граждан билгеләнешендәге сәнәгать, энергетика өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты вәкилләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International