Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күп фатирлы йортның 658ендә башланган. 2015 елның 20 мартына торак фонды мониторингы күрсәткечләре буенча эшләр 1 млрд. 80 млн. 276 мең сумга үтәлгән, ул 22,94% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.
Лениногорскта Татарстанның иң өлкән нефть чыгару предприятиесе - "Лениногорскнефть" ("Татнефть") ААҖ урнашкан.