ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 ел бюджетында оешмаларга дәүләт гарантиясе күләме 200 млрд. сумга арттырылган.

8
март, 2015 ел
якшәмбе

 

Сезне чын йөрәктән, ихлас күңелдән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм юкка гына язның беренче көннәрендә, кояш аеруча җылы балкып, табигать уянганда билгеләнеп үтмидер. Безнең хатын-кызларыбыз да ягымлы яз кояшы кебек назлы, игътибарлы, мөлаем бит. Тормышның көндәлек мәшәкатьләре алар җилкәсенә төшкән: балалар тудырып тәрбияләү, өйне чисталыкта тоту, гаилә учагын җанландырып тоту... Сез боларның барысына да күңелегезне биреп эшлисез.

7
март, 2015 ел
шимбә
РФ бюджеты керемнәре кимүенең төп факторы - нефтьтән керемнәрнең 2 трлн сумга кимүе. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында чыгышы барышында белдерде.

6
март, 2015 ел
җомга
2016-2017 елларга РФ бюджетын баланслаштыру буенча чараларны мөмкин кадәр тизрәк әзерләргә кирәк. Бу турыда РФ финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәттә чыгышы вакытында.
Финанслар министрлыгы 2015 елда өстәмә керемнәр булган очракта Резерв фондына урнаштырачак, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
2015 елның гыйнвар-февраль айларында Федераль бюджетның керемнәре "кабатланмый торган факторларны" исәпкә алып, 10% кимегән.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанс "хәвефсезлек мендәре" 2015 елда 2 трлн. сумга кадәр кимергә мөмкин, шуңа күрә мөмкин кадәр тизрәк 2016-2017 елларга РФ бюджетын баланслаштыру буенча чаралар әзерләргә кирәк, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Финанслар министрлыгы яңа төзелешләргә инвестицияләрне кичектереп торырга һәм бөтен игътибарны кертелүче объектларга юнәлдерергә тәкъдим итә. Бу турыда журналистларга ведомство җитәкчесе Антон Силуанов 2015-2017 елларга бюджет проекты тикшерелгән Хөкүмәт утырышыннан соң белдерде.
Пенсия фонды 2015 елда бюджеттан 283 млрд. сум акча алачак. Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт утырышында белдерде.
2015 ел нәтиҗәләре буенча региональ бюджетларның кытлыгы 600 млрд. сум тирәсе булырга мөмкин, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов, Хөкүмәт утырышында пәнҗешәмбе көнне ясаган чыгышы барышында. "Бүгенге шартларда төбәк бюджетлары өстәмә кыенлыклар кичерә, ике ай нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең бюджет керемнәре 7%, салым һәм салым бедмаган керемнәре 10% кимегән, шул ук вакытта чыгымнар 2% арткан. Кытлык күләме 200 млрд. суи тирәсендә исәпләнә, ел нәтиҗәләре буенча 600 млрд. сум тирәсе булыр дип уйлыйбыз", - диде уд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International