Казан шәһәре җитәкчелеге бюджет акчаларын дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 41 нче утырышында хәбәр итте.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстан амбициоз максатларны гамәлгә ашырырга һәм алдынгы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле регион абруен раслап килә. «Республика элеккегечә үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча (3 нче урын), төп капиталга инвестицияләр күләме буенча (5 нче урын) һәм сәнәгать җитештерүе буенча (5 нче урын) Россия лидерлары арасында кала бирә», – диде Татарстан Президенты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы II чакырылыш шәһәр Советының 38 нче утырышында катнашты. Утырышта республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләре һәм башкалар бар иде.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2015 елга бурычлар тәгаенләде. Ул утырышта ктанашучыларны 2014 ел нәтиҗәләре белән таныштырып, тулаем территориаль продукт 171 млрд. 100 млн сум тәшкил иткәнен, бу 2013 елдагы кадәр булуын белдерде. Уртача хезмәт хакы 28 мең 211 сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерү индексы - 96,4 процент. Йөк автомобильләре җитештерүдә шактый кимү күзәтелә.
Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда регионнарның икътисадый тотрыклылыгын арттыру һәм вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү чаралары буенча фикер алыштылар. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин алып барды.
«Бүгенге икътисадый ситуациядә өстән кушканнарны көтеп ятарга ярамый, ә регионнарда барысын да алдан күреп эшли белергә кирәк», - дип белдерде Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында. Ул кризиска каршы планнарда каралган чараларның регионнарда нәтиҗәле булуына өмет белдерде.