ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Fitch Халыкара рейтинг агентлыгы җомга көнне Россиянең чит ил һәм милли валютада озак вакытка суверен рейтингын бер баскычка - "BBB" дан "BBB-" кадәр "тискәре" фараз белән киметте.

9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Brent маркалы нефть бәясе җомга көнне Лондодагы сатуларда баррель өчен 50дән кимрәк доллар тәшкил итте һәм 5,5 ел дәвамында иң ким күрсәткечләргә җитте.

8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Мәҗбүри медицина миниятләштерүгә чыгымнар күләменең киметелмиячәген раслады. Ведомствоның матбугат үзәге җитәкчесе Олег Салагай аңлатып узганча, ММИ төп программасының җан исәбенә финанславы 2015 елда узган ел белән чагыштырганда 18,7% арткан.

7
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов белдергәнчә, нефтькә бүгенге бәяләрдән чыгып карасак, Россиядә доллар курсы бүтән 30 сумга кадәр төшмиячәк.

6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Тимер юлларының дүрт инвестицион проект паспортын раслау турында карарга кул куйды. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгән.

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елда Татарстанда торак төзү программасы белән гомуми мәйданы 2,4 млн кв. м. булган йортларны файдалануга тапшыру каралган. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үз докладында хәбәр иткәнчә, 2015 елга торак төзелеше программасы бүгенгә 2,4 млн кв. м. күләмендә формалаштырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча - 420,9 мең кв. м., күп фатирлы инвестиция торагы - 897,8 мең кв.м., аз катлы торак төзелеше - 1,081 млн кв. м.

3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
2015 елга доллар курсы моңарчы дәүләтебезнең финанс торышы белән кызыксанмаган кешеләрнең дә игътибар үзәгендә. Россия белән күрше илләрдә стабиль булмаган киеренке икъдисади хәлләр дә йогынты ясый моңа. Россия халкының күбесе үз акчасын чит ил валютасында банкларда яисә өйдә саклый. Хәлләрнең чагыштырмача стабильләшеп, доллар 54 сум тора башлавына да карамастан, киләчәктә дә бу шулай калыр дигән ышаныч юк. Шуңа күрә Россия халкының күбесен 2015 елда долларның торышы бик кызыксындыра.

2
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның гыйнвар аенда РФ Пенсия Фонды халык өчен яңа электрон хезмәт төрен "Иминиятләштергән затның шәхси кабинеты" исемле проектын эшләтеп җибәрде. Әлеге кабинет ярдәмендә әлгә пенсия яшенә җитмәгән кешеләр үзләренең пенсия хокукларының ничек формалашыун күзәтә алачак. Моны күрер өчен башта дәүләт хезмәте порталында текрәлергә, ә аннан Россия Пенсия Фондының сайтына керергә кирәк. 
Россиядә 1 гыйнвардан яңа пенсия формуласы - мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында гражданнарның пенсиясен формалаштыру буенча формула гамәлгә керә. Хезмәт пенсиясе ике төрле пенсиядән торачак: иминиятләштерү һәм җыеп бару өлеше.

1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Татнефть" дөньяда нефтьнең барреле өчен 40 долларга кадәр бәя төшү очрагына кризиска каршы эш планы эшләп чыгарган, дип сөйләде яңа ел алдыннан узган матбугат конференциясендә аның генераль директоры Наил Мганов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International