ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Чәршәмбе көнне Хөкүмәт Президент Владимир Путинга кризиска каршы көрәшү буенча барлык ведомстволар эшләп чыгарган соңгы тәкъдимнәрнең тупланмасын тәкъдим итәргә җыена. Рецесииядән чыгу нигездә бюджет хисабына планлаштырыла. Аларны табу Финанслар министрлыгы алдында тора.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы өчен бирелгән кредитларның процент ставкаларын субсидияләштерергә тәкъдим итә. Бу турыда ул "Авыл хуҗалыгы тармакларының тотрыклы эшләве турында" киңәшмәдә белдерде.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырышның төп темасы ведомствоның 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычлар турында иде.

Коллегия ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында узды (Казан ш., Пушкин ур., 66/33).
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2014 нче елда Татарстан предприятиеләре һәм гражданнары тарафыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә 85 млрд сум акча күчерелгән, бу планга карата 102 процент дәрәҗәсендә. Мәҗбүри медицина иминиятенә кертелгән акчага килгәндә, ул 17,7 млрд сум тәшкил итә (планнан 103,4 процент дәрәҗәдә). Әлеге мәгълүматларны бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов җиткерде.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләренең Финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Әлеге киңәшмәләрдә 2014 елда бюджет үтәлеше һәм 2015 елның гыйнвар аенда көтелүче үтәлеше турында сүз барды.
Дәүләт ярты ел элек финансларга планлаштырган күләмне бүтән күтәрә алмый, дип фикерли финанслар министры Антон Силуанов. Гайдар форумы кулуарларында ул  РБКга кайсы чыгымнарны киметергә һәм ни өчен моның гына җитмәве турында сөйләде.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 1 гыйнварына РФ Резерв фондының гомуми өлеше 4 трлн 945,49 млрд. сум тәшкил итте, Милли Байлык фонды - 4 трлн. 388,09 млрд. сум тәшкил итте, диелгән Финанслар министрлыгы материалларында.

2014 елның 1 гыйнварында Резерв фондының күләме 1,7 тапкырга (2 трлн 859,72 млрд. сум иде), Милли Байлык Фонды - 1,5 тапкырга (2 трлн. 900,64 млрд сум иде) тәшкил иткән.


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 ел программалары формалашу турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Россия Хөкүмәте илебезнең икътисади хәле кискенләшкән очракта салымнарны арттырырга мөмкин, ләкин бүгенге көндә бу планлаштырылмый.  Бу турыда "Ведомости" газетасына биргән әңгәмәсендә финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов сөләде. Федераль Җыелышка Юлламасында Президент Владимир Путин бүгенге шартларны киләсе дүрт елда да саклап калырга сүз биргән иде. Шулай да тискәре фаразларны исәкпә алсак, Хөкүмәт әлеге мәсьәләне яңадан күтәреп чыгарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International