Россия Финанслар министрлыгы үз норматив документларында халыкара агентлык рейтингларына сылтамалардан баш тартырга әзер түгел. Бу турыда журналистларга Финанслар министрының урынбасары Сергей Сторчак хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, вузлар ректорлары, Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсешендә зур уңышларга иреште. «Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре якын дуслык һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән», - дип билгеләде ТР Президенты.
Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.