ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
РФ Хөкүмәте төбәкләргә өстәмә рәвештә 100 миллиард сум бюджет кредитдары бүлеп бирергә һәм төбәк бюджетларныж баланслашуына тагын 25 миллиард сум бирергщ планлаштыра. Бу турыда премьер-министр Дмитрий Медведев селектор киңәшмәсендә белдерде. 
Финанслар министрлыгы төбәкләргә бирелүче субсидияләр санын киметергә тәкъдим итте. Бу турыда Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.
Россия Федерациясе субъектларының тупланма бюджеты профициты 1 майга 332 млрд. сум тәшкил итте . Бу турыда РФ Финанслар министры Антон Силуанов РФ субъектларының тупланма бюджетларының баланслашкан булуын тәэмин итү буенча чаралар турында селектор киңәшмәсендә белдерде.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген депутатлар 30дан артык мәсьәлә турында сөйләшергә планлаштыра

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте вәкилләре һ.б. катнаша. Утырышны ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Бүген депутатлар 30дан артык мәсьәлә турында сөйләшергә планлаштыра. Алар арасында – ТР Дәүләт Советыннан ТР Иҗтимагый палатасы составына кандидатуралар турында мәсьәлә, “Аеруча социаль ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервка алу турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР Закон проекты (өченче укылыш), шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетына Татарстан Республикасы дәүләт ярдәме турындагы закон проекты (өченче укылыш)

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов Россиянең финанслар министрлыгында бюджет чыгымнарының нәтиҗәлеклелеген арттыру өчен тәкъдимнән әзерләү турында киңәшмә уздырды.  Киңәшмәдә министр урынбасарлары, департаментлар җитәчеләре, шулай ук Федераль Казначылык җитәкчелеге катнашты.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2014 ел бюджеты тулай төбәк продуктының 0,5 проценты күләмендә профицит белән үтәлергә мөмкин дип фикерли. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
"Бюджетка үзәрешләр кертеп без керемнәр һәм кытлык күрсәткечләрен үзгәртәчәкбез. Без кертүче бюджет чикләре нигезендә чыгымнар күләме үзгәртелмиячәк.", - диде министр.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2014 елда эчке бурычларны планлаштырган 800 миллиард сумнан ике тапкырга - 435 миллиард сумга кадәр киметәчәк, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 17 маенда "Динамо" ЭЭМ спорт базасы мәйданында беренчел профсоюз оешмалары хезмәткәрләре өчен "Профи-тур" республика спорт чарасы узды. Әлеге чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, профсоюз әгъзалары һәм аларның гаиләләре өчен актив ял оештыру.


18
май, 2014 ел
якшәмбе
Россия Хөкүмәте дәүләт программаларын финанслауны үзгәртергә мөмкин, ләкин бу мөмкин санкцияләр белән берничек тә бәйле түгел. Бу турыда РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Азиат-Тын Океан форумында журналистларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.

17
май, 2014 ел
шимбә

Россия Финанслар министрлыгы агымдагы елда тышкы базарга чыгарга планлаштырмый, дип хәбәр итте Финанслар министы Антон Силуанов.

Министр билгеләп узганча, 2014 елда әҗәткә алу күләме күзгә күренеп, ике тапкыр диярлек кимиячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International