2014 елның 15 августына Татарстанда 1,45 млн. кв. м торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 60,4 %

2014 елның 16 августы, шимбә

Хезмәтне саклау кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 751 мең сумлык 322 карар чыгарылган, шул исәптән инвестицион торак төзелешләре объектлары буенча - 4 млн. 907 мең сумлык 115 карар һәм социаль ипотека объектлары буенча – 180 мең сумлык 11 карар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алекесей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елның 15 августына республикада 1 млн. 448 мең кв. м. торак сафка кертелгән (еллык биремнең 60,4 %), бу былтыргы дәрәҗәгә карата 104,2 % тәшкил итә.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы авария хәлендәге торак фондттан гражданнарны күчерү турында җентекләп сөйләде.

Социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 178,2 мең кв.м. булган 3 мең дә 9 фатирлык 67 йорт сафка кертелгән. Төзелеп килүче объектларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәге: 49 объектның әзерлек дәрәҗәсе югары, 10 объект әзерлеге уртача, 2 объект әзерлеге түбән дәрәҗәдә.

Арендалы торак программасына килгәндә, 2014 елда гомуми мәйданы 52 мең 913 кв.м. тәшкил иткән 52 торак йорт төзү каралган иде. Әйтик, Алабуга районында коттеджлар поселогында гомуми мәйданы 8 мең 659 кв.м. булган 39 торак йорт сафка кертелгән, аларны “Алабуга” МИЗ топ-менеджерлары өчен төзеделәр. Гомумән арендалы торакларны төзү график буенча бара.

2014 елда 309 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырылган иде. Бу макстатта 2014 елда 317 млн. 135 мең сум каралган, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан - 233 млн. 730 мең сум, федераль бюджеттан субсидияләр - 83 млн. 406 мең сум.

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү программасы буеннча 2014 елда 53 объектта эш алып барыла, 19 объектта уртача әзерлек дәрәҗәсе күзәтелә, 34 объект әзерлеге - югары. Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарында, бөтен норматив таләпләрне үтәп, 260 һәм 120 урынлык балалар бакчалары төзелеше уңышлы тәмамланды.

Ирек Фәйзуллин шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше программасы турында, табиблар амбулаторияләрен капиталь төзекләндерү барышы турында да хәбәр итте.

Социаль ипотека төзелеше һәм киләсе елга планнар турында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерүгә игътибар итүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International