Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы якын елларда россиянең төбәкләренең бюджет кытлыгы кимүе өчен сәбәпләр күрми, дип белдерде министрлык башлыгы Антон Силуанов Федерация Советында узган "Бюджет федерализмы: нәтиҗәләр һәм перспектива" фәнни-гамәли конференция барышында.
Аның сүзләре буенча, 2013 елда Россиянең төбәк бюджетларының кытлыгы иң күп күләмне - 642 миллиард сумны тәшкил иткән, моңа кадәр елларда ул 50-100 миллиард сум булган.
Финанслар министрлыгы зур күләмле бурычлары җыелган төбәкләрнең коммерцияле бурычларын бюджет сәясәте кырысланган очракта рефинансларга мөмкин, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антн Силуанов Федерация Советында узган "Бюджет федерализмы: нәтиҗәләр һәм перспектива" фәнни-гамәли конференция барышында.
Аның сүзләре буенча, 2013 елда РФ төбәкләренең коммерцияле банклар каршында булган гомуми бурыч күләме 428 миллиард сумнан 700 миллиан сумга кадәр арткан.
Тышкы һәм эчке икътисад хәлләре стабильләшүе шартларында сум йомшармыячак, ә бәлки, ныгуын дәвам итәчәк, дип саный Россия Финанслар министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
"Әгәр дә тышкы икътисад һәм икътисадта тотрыклылык булса, сум бүтән йомшармаска тиеш, һәм кире процесс - валютадан сумга күчүе мөмкин. Ләкин бу процесс тиз түгел" - диде журналистларга министр.
Кырым һәм Севастополь касәбчеләре өчен РФ салым юрисдикцисенә күчү табышлы булачак, дип саный Россия Финанслар министры Антон Силуанов.
"Безнең салым системасы нәтиҗәле. Өстәмә бәягә салым ставкалаы бездә кимрәк, физик затлар кеременә салым ставкалары да кимрәк. Салым түләүчеләр түли торган иминиятләштерү кертемнәре дә бездә 30% кимрәк.", - диде Силанов "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә.