Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион совет әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары һәм республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә ашылырлык инвестицион проектлар турында фикер алышты. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында проектларны гамәлгә ашыруга потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, республикада дәүләт белән хосусый бизнес арасында уңышлы багланышлар мисаллары бар. Бу “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ территориясендәге проектлар, “ТАНЕКО” һәм “Аммоний” инвестицион проектлары. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, әлегә дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшчәнлекне көйли торган федераль дәрәҗәдәге законнар юк. Шул ук вакытта күп субъектлар төбәк дәрәҗәсендә үз закон чыгару актларын кабул иттеләр. Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык турындагы закон 2011 нче елның җәендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин "2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеклеген бәяләү буенча планлаштырган күрсәткечләргә ирешү турында Татарстан Республикасы Министрлар Каминетының муниципаль районнар (шәһәр округлары) белән Килешүләр турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышында катнашты.
РФ Финанслар министрлыгы бюджет чыгымнары буенча йөкләмәләрне тормышка ашырырга кирәк булган казначылык счетында ирекле акча күләмен 200 миллиард сумга хәтле киметергә тәкъдим итә, калганнары банк счетларында урнаштырылачак, дип хәбәр итте бүген Казначылык Коллегиясендә финанслар министры Антон Силуанов.
Казначылык счетында калган акча нормативы бүгенге 600 миллиадтан 200гә хәтле кимүе сум курсына тәэсир итмиячәк, дип фикерли Россия Финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы бюджет чыгымнары йөкләнмәләрен үтәүгә кирәкле булган ирекле акча күләмен 200 миллиард сумга кадәр чикләргә тәкъдим итә, калган акча банклар счетында булачак.
Әлеге чара, министр сүзләре буенча, Үзәк Банк белән килештерелде.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ нең төп офисында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар каралды.
Киңәшмәдә “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, ТР тармак министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов нефть тармагында узган ел нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Гомумән, ил буенча 523 млн тонна нефть табылган, Татарстанда – 32,867 млн, бу 1992 елдан бирле табылган нефтьнең иң зур күләме булып санала.
Бүген Әлмәттә (Татарстан Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Директорлар советы эше барышында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның гыйнвар аена бюджеты үтәлеше каралды һәм март аена бюджеты расланды.
2013 елда эчке аудит идарәсе эше йомгаклары турындагы мәгълүмат тыңланды. Хисап чорында мондый аудитны белгечләр компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча уздырганнар. Идарә шулай ук планнан тыш проектларны үтәдә актив катнашкан, шул проектлар арасында матди-техник тәэминат стратегиясен эшләү, сәүдә-сатып алу мәйданчыкларындагы “кайнар” линия эшчәнлегенә анализ да бар.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы икътисад деофшорициясе буенча чараларны тормышка ашыру аша бюджет кремнәренең артуына ышана, дип белдерде бүген журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.