Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның РФдәге илчесе белән очрашты

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, вузлар ректорлары, Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсешендә зур уңышларга иреште. «Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре якын дуслык һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән», - дип билгеләде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2,3 мәртәбә артты. Һиндстан Казан вертолет заводының – төп заказ бирүчеләренең берсе, 2000-2012 елларда 160 граждан һәм хәрби-транспорт вертолетларын алдылар. Тагын 70 машинаны аларга әзерлиләр. Шулай ук Һиндстанда “КАМАЗ”ның җыю производствосы эшли, анда узган елда 150дән артык машина җыелган. Нефть химиясе өлкәсендә «ТАИФ» төркеме һәм Reliance компанияләр төркеме арасында хезмәттәшлек үсә.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белән Һиндстан арасында хезмәттәшлек юнәлешләренең перспекивалары бар. Һиндстан эшмәкәрләре “Алабуга” МИЗда инвестицион проектларын гамәлгә ашыра алалар, шулай ук ИТ-өлкәсе үскән ил буларак, Һиндстан «Иннополис» проектында да катнаша ала.

ТР Президенты шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә багланышларны да билгеләп китте. Әйтик, республикада Һиндстан мәдәнияте көннәре даими рәвештә уза, берничә Татарстан вузы Һиндстан белән студентларга белем бирү буенча хезмәттәшлек итә, Һиндстан делегациясе бүген КДМУның 200 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак.

Шулай ук ике як өчен дә туризм өлкәсендә хемзәттәшлек кызык була ала, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты.

Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван, үз чиратында, Татарстанны Россиянең уңышлы үсеп килүче регионнарының берсе икәнен ассызыклады «Безнең илләр арасында хезмәттәшлекнең потенциалы бик зур. Ә Татарстан – иң перспективалы регионнарының берсе», - дип саный илче.

Пунди Сринивасан Рагхаван Татарстан Һиндстан эшмәкәрләрен җәлеп итә алуына ышануын белдерде. Бу максатта бизнес-делегацияләр белән алышуны оештырырга кирәк.
«Оборона өлкәсендә хезмәттәшлек бик уңышлы. Әмма инновацияләрдә, сәнәгатьнең башка өлкәләрендә дә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк», - ышанып белдерде илче.

«Мәгарифтә без КДМУ белән хезмәттәшлеккә бик кәнәгать, тик монда да диверсификация кирәк. Без студентларыбызны инженер белгечлегендә белем алуын телибез, гуманитар өлкәдә», - дип әйтте Пунди Сринивасан Рагхаван.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге визит Һиндстан белән Татарстан Республикасы мунәсәбәтләре үсешенә этәргеч бирер дигән өметен белдерде. Шул ук вакытта Р.Миңнеханов Татарстан делегациясенең Һиндстанга визитын әзерләүне йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International