Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.
«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч - адреслы ярдәм», - дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган бу утырышта дәүләт башлыгының бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды. Утырышта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары катнашты.