Бүген Чаллыда “КАМАЗ” һәм “ZF-Кама” немец концерны уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, ZF Friedrichshafen AG концерны башлыгы, доктор Штефан Зоммер, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнашты.
«ZF-Кама» уртак предприятиесе - «КАМАЗ»да чит ил компаниясе катнашында төзелгән һәм аның сәүдә маркасы белән продукция чыгаручы беренче производство. Предприятие 2005 елның гыйнварында төзелгән һәм хәзерге вакытта 9- һәм 16-басмалы механик тапшыру тартмалары җитештерә. Продукцияне төп кулланучы – «КАМАЗ» ААҖ (95%тан артык), 2012 елда «АЗ Урал» ААҖ һәм Россиядәге MAN өчен трансмиссияләр җитештерү башланды. 2016 елда «МАЗ» ААҖ өчен механик тапшыру тартмалары җитештерү планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцария Давосына килде, ул анда Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.
Форум кысаларында Татарстан Президенты бөтендөньяның эре компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак. Очрашулар барышында, аерым алганда, чит ил компанияләренең республикада төзелеп килүче Иннополис һәм «Смарт Сити Казан»да катнашу мөмкинлекләре буенча фикер алышулар күз алдында тотыла