Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде.
Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.
Форум-2013 нең дүрт көнлек программасында (23 - 26 сентябрь) 800дән артык катнашучы булачак, шулар арасында Россия һәм Сингапур бизнесының актив сегментларының вәкилләре дә булыр дип планлаштырыла
Казанда чын гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме – “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды.
Гадәттәгечә гаилә командалары һәм спорт ветераннары йөгереше, VIP-йөгереш һәм массакүләм йөгереш булды. Шулай ук бүген бу спорт бәйрәменә велосипедчылар да кушылды.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнашты.
Россия Федерациясендә бензин бәясе 2014 елдан салым маневры һәм бензинга акциз арту сәбәпле ким дигәндә литры өчен 1,4 сумга күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.
Россия Федерациясе хөкүмәте нефть тармагында планлаштырган салым маневры нефтькә файдалы казылмалардан табышка салымны арттыру бер үк вакытта ачык нефть продукталарына һәм нефтькә экспорт пошлинасы кимүне күзаллый.