РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Россия Федерациясендә транспорт салымының яңа схемасы 2015 елдан кертелергә мөмкин булуын кире какмады.
Финанслар министрлыгы транспорт салымын кубомертларга ат көченә карап санаганда экологик классны һәм автомобильнең ничә еллык булуын исәпкә алучы коэфиициентларны кулланырга тәкъдим итә.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТРның консолидацияләнгән бюджетының салымнан кергән һәм салымнан булмаган табышы 75 млрд.сум яки еллык планның 50 проценты кадәр булган. Федераль акчаларны исәпкә алып, гыйнвар-июньдә бюджетка кергән акчаларның күләме 90 млрд.сумнан артып киткән.
Беренче яртыеллыкта республика бюджетына 73 млрд.сум акча күчерелгән, бу фаразланган күрсәткечнең 51,2 проценты. Үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, керемнәрнең күләме 11,1 процентка (9 млрд. сумнан артык) кимегән.
II квартал нәтиҗәләре буенча, бюджет керемнәре структурасында 4 төп салым чыганакларының өлеше шундый: керемгә салым - 42 процент, физик затлар табышына салым - 24, милеккә салым – 15, акцизлар – 14.
РФ Финанслар министрлыгы 2013 елның Федераль бюджетына үзгәрешләр әзерләгән һәм аларны киләсе атнада Россия Федерациясе Хөкүмәткә кертәчәк, дип хәбәр итте РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестернко сишәмбе көнне журналистларга.
Россиянең Финанс министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы минситрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары белән "Росагролизинг"ны тагын 5 млрд. сумга капиталлаштыру турында сүз көрәштерә, дип хәбәр итте Финанс министры урынбасары Андрей Иванов сишәмбе көнне РФ президенты Владимир Путин уздырган уңыш җыю мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.
Киңәшмә барышында дәүләт лизинг компаниясенең генераль директоры Валерий Назаров авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча программаны тормышка ашыру өчен өстәмә акчалар компаниянең утсав команиясенә ел саен кертергә планлаштырылган иде, дип искә төшереп узды. Путин Финанс министрлыгыннан әлеге мәсьәләне ачыклауны таләп итте.