ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы җитәкчелеге Чирмешән муниципаль берәмлегендә гражданнарны кабул итте. Әлеге чара гражданнарны кабул итүнең бердәм көне кысаларында узды. Бүген 5 кеше үз соравына җавап таба алды.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә һәм аның киләчәктәге үсешенә өметләнә.Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия – Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында хәбәр итте. Утырыш Әбу-Дабида РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр министры Абдалла бине Зәйед әл Нахайян рәислегендә узды.

Сәүдә,икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия – Әмирлек комиссиясе 1994 елда оештырыла. Комиссиянең беренче утырышы 1997елның мартында була,шуннан бирле утырыш даими рәвештә уздырыла.

Региональ һәм муниципаль финанслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен мөмкинлекләр булдыру, шулай ук Россия Федерациясе субъеклары бюджетларының тотрыклылыгын арттыру өченөчен дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме якынча 5,5 триллион сум тәшкил итәчәк, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов Россия Хөкүмәте утырышында.
Россия Финанслар министрлыгы Ерак Көнчыгышта кулланылучы салым ташламаларын Россиянең башка регионнарында да куллану мөмкинлеге РФ Хөкүмәтендә каралачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

16
февраль, 2013 ел
шимбә

Кайбер илләрнең  милли валюталарны көчсезләндерүгә юнәтелгән акча сәясәте икътисади көчәйтүне барлыкка китерерү теләге белән аэлатыла. Ләкин, бу илләр үз эчендә, шулай ук чит илләрдә булырга мөмкин куркынычлар турында уйларга тиеш, дип саный РФ финанслар министры Антон Силуанов.

Халыкара үсеш институтлары бизнесны кредитлаштыруда гына үз эшчәнлеген чикләргә тиеш түгел - компанияләрнең капиталарына кереп, аларның үсешендә катнашу кирәк, дип фикер йөртә Мәскәүдү узган "финанс егермелеге" очрашуында катнашучылар.

15
февраль, 2013 ел
җомга

РФ Хакимияте март аенда газга файдалы казылмалардан табышка салым (ФКТС) ставкасы формуласы буенча тәкъдимнәрне өйрәнүгә кайтачак, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына финанслар министры крынбасары Сергей Шаталов.

12 февральдә хәбәр ителгәнчә, ТЭК буенча хакимият комиссиясе  газ өлкәсендә кулланылучы ФКТС формула моделе ставкалары буенча тәфсилле исәп-хисапларны эшләп бетерергә җибәргән иде. 

Россия 2012-2015 елларда, илебездәге законнарга җитди үзгәрешләр кертергә кирәк булмаган очракта,  икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына керергә мөмкин. Бу фикерне РФ финанслар министры Антон Силуанов маҗбугат конференциясендә өйтте.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов йомгаклаучы коммюникта милли валюталарны конкурент девальвацияләү буенча инструментлар "олы егермелек" илләре позициясе чагылыш тапмады, дип белдерде. Әлеге фикерне ул РФ президенты Владимир Путин G20 финанс министрлары һәм үзәк банклар белән уздырган киңәшмәдә әйтте.

Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2013 елның 1 мартыннан 17,3 доллардан 420,6 долларга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда мониторингның уртача бәясе һәм нефть өлкәсендә кулланылучы "60-66" салым салу режимы буенча экспорт пошлина хисапларыннан чыгып әйтеп була.

Бүгенге көндә нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен 403,3 доллар тәшкил итә.

"Прайм" агентлыгына Финанслар министры белгече Александр Сакович хәбәр иткәнчә, 2013 елның 15 гыйнварыннан 2013 елның 14 февраленә кадәрге вакыт эчендә бәя мониторингы баррель өчен 114,37674 доллар тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International