ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2012 ел
җомга

РФ Финанслар министрлыгы байлыкка салымны кертү буенча тәкъдимнәрен Дәүләт Думасына 2013 елның язында узачак сессиясенә кертәчәк. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Хәзер ел ахырына якынлашты, законнарга үзгәрешләр кертү соң инде, дип аңлатты ул. Министр шулай ук байлыкка салым кертү аерым закон белән түгел, ә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелү аша тормышка ашырылачагын искәртте. Әлеге салым элиталы милек һәм кыйбатлы машиналар хуҗасына кагылачак.  

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы бюджет кагыйдәләрен йомшартуда куркынычлык күрми. Бу турыда журналистларга финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

 

Татарстан нефтьтән соңгы тормышын ничек күзаллый, төбәктә югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин ителештә нинди проблемалар бар, чит төбәкләр һәм илләрдән эшче куллар миграциясенә Татарстан җитәкчелеге нинди карашта, алга таба төбәктә инвестицион мохитне ничек яхшыртырга була? Татарстан белән эшләргә теләк белдергән инвесторларны кызыксындырган шушы сорауларны бүген “INVEST in TATARSTAN 2012” халыкара форумы кысаларында узган Панель дискуссиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковка модератор Ральф Сильва юллады.
2012 елның 15 декабрендә иртәнге сәгать 10.00да "АК БАРС" яшьләрнең мәдәни спорт үзәгендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, ТР буенча федераль салым хезмәте һәм ТР буенча федераль казначылык идарәсенең берләштерелгән коллегиясе узачак.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Бадминтон үзәге төзелешенә старт бирелде. Спорт комплексы ташын салу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Оренбург трактында Теннис академиясе янында төзеләчәк. Спорт комплексы 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасыннан соң файдалануга тапшырыла. Бадминтонны 2013 елгы Универсиада программасына кертү спортның бу олимпия төрен үстерүгә җитди этәргеч булды. Соңгы елда Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 4 тапкыр арткан.

Татарстанда Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе төзелүгә 10 ел. Шул уңайдан бүген “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында юбилей тантанасы үтте. “Әле кайчан гына ассоциация кечкенә генә берләшмә иде. 2002 елда ул оешкан чакта, аның составында нибары 5 фирма иде, беренче җыелышыбызда 20 кешенең катнашуын да яхшы хәтерлим”, -дип искә алды ассоциация президенты Хәйдәр Хәлиуллин. Бүген әлеге берләшмә әгъзалары булган кече һәм урта компанияләр саны 200 дән артып китә. Алар бизнесның барлык өлкәләрен: мәгълүмат технологияләре, юридик хезмәтләрдән алып, җитештерүгә кадәр колачлый.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Безнең бурыч – Россияне бай һәм имин итү. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.
“12 елда күп эш башкарылды. Илне торгызу һәм ныгыту буенча мөһим этапны уздык. Хәзер безнең бурыч - Россияне бай һәм имин итү. Шул ук вакытта якындагы еллар безнең өчен генә түгел, ә тамырдан үзгәртү чорына керүче бөтен дөнья өчен җитди һәм авыр вакыт булачагын ачык аңлавыгызны телим”, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 ел өчен халыкара рейтинг нигезендә, россия Федерациясе ришвәт дәрәҗәсе буенча, кызганычка каршы, яхшы урында түгел. Ләкин дәүләт заказы турныда реформалар гамәлгә кретелгәч, монда рейтинг күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек туды. Бу турыда Милли сатып алуларның үтә күренмәлеге рейтингы (НРПЗ) тикшеренүләре нәтиҗәләре сөйли, алар бу мәсьәлә белән инде бишенче ел шөгыльләнә.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2013 елга һәм 2014-2015 елдагы план чорына федераль бюджетны тормышка ашыру өчен чаралар буенча карарга кул куйды.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан, сәнәгать продукциясенең 50% читкә чыгаручы регион буларак, Россиянең БСОга (Бердәм Сәүдә Оешмасы) кергәч эш шартларын өйрәнүдә кызыксына Бу турыда бүген БСО шартларында эш итү мәсьәләләре буенча Женевада узган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International